Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Метеоролог көннәр суыту турында кисәтте

Суыту кыска вакытлы.

Татарстанда бу атна аномаль җылылыктан башланса да, озакламый сизелерлек суытачак. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Хәзер Казанда температура климатик нормадан 4-5 градуска югарырак, гәрчә, климат буенча уртача тәүлеклек температура якынча 1 градус булырга тиеш. Без себер антициклоны йогынтысында. Һава торыш озакламый үзгәрәчәк. Төньяк-көнбатыштан циклон килә, безнең территория аша салкын фронт узачак. Һава торышының тотрыксыз булуы циклоннар һәм салкын атмосфера фронтлары белән билгеләнә», — дип сөйләде метеоролог.

5 апрельдән башлап суытачак. Шимбәгә каршы төндә температура 1 градус салкын, ә 6 апрельдә көндез Казанда нибары 4 градус җылы була. Шулай да, суыту кыска вакытлы, киләсе атнада инде кабат җылытачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев