Метеоролог февральнең Татарстанда нинди булачагын сөйләде
Явым-төшем климат нормасыннан 1,5 тапкыр артыграк булачак.
Татарстанда кышның соңгы ае чагыштырмача җылы булыр дип фаразлана. Һаваның уртача температурасы нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.
Шул ук вакытта, февральдә явым-төшем климат нормасыннан 1,5 тапкыр артыграк булачак, дип яза «Метеовести» порталы.
1, 2 һәм 3 февральдә Татарстанда кар, буран булырга мөмкин. Көндез һава температурасы −2..-7 градус тәшкил итәчәк. Төнлә термометр баганалары −10 градуска кадәр төшәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев