Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Медицина тикшерүен узудан баш тарткан түбәнкамалыны мәҗбүри эшләргә хөкем иттеләр

Җинаять эше кузгатыла.

40 яшьлек шәһәрдәшебез исерек килеш руль артына утырган өчен 300 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән һәм ике елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән. 

Ул идарә иткән «Рено Сандеро» полиция хезмәткәрләре тарафыннан быелның 2 маенда Менделеев урамындагы 1 нче йорт янында туктатылган иде. Ир-атның аек булмавында шикләнеп, инспекторлар аны наркодиспансерга илтәләр. Тик түбәнкамалы медицина тикшерүен узудан баш тарта. Моннан тыш, ул инде 2023 елда исерек килеш автомобиль белән идарә иткән өчен штрафка тартылган һәм 1,5 елга хокукларыннан мәхрүм ителгән булуы ачыклана. 

Ир-атка РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең беренче өлеше буенча җинаять эше кузгатканнар. Һәм менә 17 июль көнне Түбән Кама шәһәр суды әлеге ир-атка карата югарыда язылган хөкем карары чыгарды. Ул закон көченә керде. Гаепләнүче йөргән автомобиль дә хуҗасына — ир-атның әнисенә кайтарылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев