Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Махсус операциядә катнашучы хәрби пенсионерлар компенсация алачак

Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итә

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби пенсионерларга индексацияне исәпкә алып, ноябрьдән автомат рәвештә тулы компенсация түли башлаячаклар. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Россия саклану министры урынбасары Татьяна Шевцова билгеләп үткәнчә, компенсация пенсиянең 100 проценты күләмендә, 2023 елның октябрендә һәм алга таба ай саен түләнәчәк.

Элегрәк Владимир Путин махсус операциядә катнашучы мобилизацияләнгән яки контракт төзегән хәрби пенсионерлар хәрби пенсиянең 100 проценты күләмендә компенсация алачак дигән карарга имза куйган иде. Карар 2022 елның 24 февраленнән контрактны имзалаучыларга яки 2022 елның 21 сентябреннән мобилизацияләнгәннәргә кагыла.

Министр урынбасары аныклаганча, бу Россия Саклану министрлыгына хәрби хезмәткә яңадан кергәннән һәм пенсия түләүләрен туктатып торудан соң бөтен вакытка хәрби пенсионерларга компенсация түләргә мөмкинлек бирәчәк.

Россия Кораллы көчләр сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan. ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев