«Матур әдәбиятка кызыксыну уяту өчен»
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә бишенче тапкыр «Мин татарча укыйм!» дип аталган муниципаль бәйге булды.
Әлеге конкурс татар теленә һәм татар әдәбиятына битараф булмаучыларны бергә очраштырып, әдәби әсәрләрдән өзекләр укып, китапларга кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.
Татар халкы элек-электән китап укырга яраткан, белемле, рухи яктан бай булырга омтылган. Рухи байлыкны үстерүдә китап уку һәм, аеруча, сәнгатьле укуның роле зур. Сәнгатьле уку — укыганда интонация, пауза, басым һәм башка чаралар ярдәмендә текст эчтәлегенә автор тарафыннан салынган фикерләр һәм хисләрне аерып күрсәтә алу, әсәр идеясен аңлавыңны уку барышында тавышың белән белдерә алу ул. Укучының үзен, тыңлаучыны эстетик яктан — нәфис зәвыклы, тормышка, әдәбиятка һәм сәнгатькә матурлык күзлегеннән дөрес карашлы итеп тәрбияләргә ярдәм итә.
Быелгы бәйге шагыйрь, 14 китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс Хәммәтюныс улы Хафизов әсәрләрен пропагандалау, татар телендә укуны популярлаштыру, матур әдәбиятка кызыксыну уяту максатыннан үткәрелде.
Бәйге өч турда узды. Һәр турдан соң жюри катнашучыларга бәя бирде. Беренче сайлап алу турында катнашучылар М. Хафизовның балалар өчен проза әсәреннән өзек укыдылар. Текст алдан билгеле түгел. Катнашучының бурычы — бер минут эчендә сайланган текстны мөмкин кадәр төгәл һәм сәнгатьле уку. Икенче сайлап алу турында җыр текстлары тәкъдим ителде.
Финалга чыгучылар, Гаилә елы уңаеннан, авторның әлеге темага багышланган шигырьләрен укыдылар. Бәйгедә катнашырга 23 кеше теләк белдерде. Әзерләнмичә текстны кычкырып уку бәйгесендә катнашучылар уку техникасы һәм артистлык буенча бәяләнделәр. 20 яшькә кадәрге яшьләр арасында икенче урынны — Камилә Айрат кызы Нәбиева, өченче урынны — Таңсылу Ринат кызы Вафина; 20 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче урынны — Энҗе Фәиз кызы Зәйдуллина һәм Гөлназ Ринат кызы Сабитова, икенче урынны — Лилия Зәкәрия кызы Хикмәтуллина, өченче урынны Миләүшә Ибраһим кызы Булатова һәм Гөлназ Гыйльметдин кызы Миңсафина яулады.
Чарада Марс Хафизов үзенең тормыш иптәше Мәдинә ханым белән катнашуы бәйгене тагын да тулыландырып, аңа үзгә бер ямь бирде. Автор бәйгене оештыручыларга, катнашучыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде һәм әлеге бәйгенең дәвамлы булуын теләде.
Гөлфия Мусина, үзәк китапханә хезмәткәре
Фотолар шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев