Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпкә бару күпме тора?

Сүзебезне быел Белем бәйрәме 1 сентябрьдә түгел (чөнки якшәмбегә туры килә), ә 2 се көнне дүшәмбедә булуыннан башлап китик.

Ел саен балаларны мәктәпкә әзерләү ата-ана өчен зур вакыйга. Беренчедән, ул шактый кесәгә суга, икенчедән балаларның күбесе хәзер 1 сентябрьне без сагынып көткән кебек көтми. 

Әйдәгез, елдагыча, башта мәктәп формасына китәчәк акчаны якынча исәплик, аннары мәктәп кирәк-яракларын барлап китәрбез. Хәзер без үскәндәгечә, апаабыйлардан яки узган уку елыннан калган мәктәп формасын киешле түгел. Бурычка кереп булса да, яңаны аласы. Әле шунысы да бар, һәр мәктәпнең үз формасы: кайдадыр сарафан белән блузка, кайдадыр итәк белән костюм яки жилет. Кайчандыр 2024-2025 уку елына Россиядә дәүләт стандартларына туры килгән бердәм мәктәп формасы булачак дип ишетелгән иде — ялган хәбәр булды ахрысы.

Әйдәгез, кызлар өчен мәктәп формасы бәяләрен карап китик. Танышлар әйтүенчә, итәк бәясе 2000 сумнан башлана икән, жилет та шул чама. Кыш көннәрендә костюм кирәк булачак, анысы 3000 сум тирәсе икән. Сарафан киюче мәктәпләрдә бераз экономия, сарафан 2000-2500 сум. Кызларга берике блузка кирәк тә кирәк инде, анысы якынча 1600 сум, берәр акция вакытына туры килсәгез, 1200 гә дә табарга була. Колготкилар бәясе — 200 сумнан, яхшы аяк киеме 3000 сумнан башлана. Икенче аяк киемен арзанрак кибеттән 1500 сумга да таба аласыз. Кызларга бантиклар бәясен кушып тормыйбыз, хәзер кызлар бантик такмый. Шулай да, алырга уйласагыз, берсе 150-200 сум. Без әле кайбер мәктәпләрнең совет чорындагыча күлмәк белән алъяпкыч киеп йөрүен искә алмадык. 

Малайларга кием сайлый башлыйбыз. Быел улы икенче сыйныфка баручы танышым әйтүенчә, ир балаларга костюм-чалбар 4500 сумнан башлана. Алар яхшыны — 6000 сумлыкны алганнар. Уллары укыган мәктәптә малайлар гел ак күлмәктән йөрергә тиеш икән. Бер күлмәк 1000 сум ди. «На всякий случай», укытучы ачуланмаганда кияргә, күк төсендә бер күлмәк алганнар — алар өчен 3000 сум түләгәннәр. Без заманында пионер галстугы тагып йөрсәк, хәзер ир балаларга галстук тагып йөрү мәҗбүри, шуңа күрә 400 сумнан ике галстук та алганнар. 

Спорт костюмы малайлар-кызлар өчен 2500 сумнан башлана, моңа футболка бәясе кермәгән, анысы иң кимедә 500 сум, аяк киеме (кроссовка) 1500 сумнан. Гадәти мәктәп сумкалары — рюкзаклар 2000 сумнан башлана, яхшы, ортопедик рюкзак алабыз дисәгез — 5000 сумнан да арзанракны таба алмассыз.

Мәктәп кирәк-яраклары — ручка, карандаш, дәфтәр, пенал, альбом ише нәрсәләргә 3000 сум киткән. Әле уку елы башлангач, эш дәфтәрләренә акча җыячаклар, ди. 

Шулай гадәткә кергән, Белем бәйрәме көнне балалар кулында чәчәк бәйләме булырга тиеш. Гади генә букет алсагыз — 1500 сум. Көне килеп җитәрәк, зефирдан чәчәк букетлары яки башка ашарга яраклы букетлар (җимешләрдән, җиләкләрдән, шоколад кәнфитләрдән — исәбенә чыгарлык түгел), топиарий дигәннәре — кайсысын телисез, шунысын сайлап алырсыз. Букетка якынча 2000 сум акчагызны җыеп куегыз, кирәге чыгар. 

Бар кирәкле дип санаган әйберләрне карап чыктык бугай, ә барлыгы күпме акча кирәк булачагын үзегез исәпләгез. Тик кара исәп белән генә чутлап караганда да, иң кимендә 25 мең сум акча кирәк булачак. Әле бит бу суммага куртка, башлык ише әйберләрне кушмадык. Алары да беренче сентябрьдә үк булмаса да, сезонга карап алына торган киемнәр. Буфетлар эшләгән мәктәпләрдә, балаларга «кесә акчалары» бирүләрне санасак — уку елы һәр атаанага шактый кыйммәткә төшә. 

Шушы бәяләрне санап чыккач, ике яки аннан да күбрәк баласын мәктәпкә озатучы ата-анага ирексездән сабырлык телисең. Ә аерылышкан яки тол калган, баласын ялгыз үстергән әти яки әни бу сумманы күтәрә алырмы? Бюджет өлкәсендә тиеннәргә эшләп йөрүчеләргә акчаны ничек җиткерергә?.. 

Дөрес, ата-аналар һәркайсы бу мәсьәләне үзенчә хәл итә. Кемдер игъланнар аша тотылган, тик яхшы хәлдәге кием эзли, кемдер интернет кибетләрдән сатып ала. Әнә, безнең күрше хатыны мәктәп кирәк-яраклары алырга район үзәге булган авылга бара. «Анда бәяләр күпкә арзан. Иң кыйммәте Түбән Камада», — ди. Ә кемдер акция булган вакытларны караштырып йөри. Безнең әни гел «акчаны ашап булмый» дип әйтә торган иде. Шуңа күрә, баланың сәламәтлегендә экономия ясамыйбыз инде. Иң мөһиме — исән-сау булсыннар. Тәрбиясезләнеп, укымыйча йөреп, ата-аналарының йөзләренә кызыллык китермәсеннәр. Дуслык, туганлык кадерен белеп, чын КЕШЕ булып үссеннәр. 

Гөлия Нигъмәтуллина фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев