Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәгариф министрлыгында балалар бакчасы өчен түләүнең арту сәбәпләрен атадылар

Татарстанда бакчалар өчен түләү учреждениенең төренә, эш режимына һәм баланың яшенә карап аерыла.

2025 ел башыннан балалар бакчасы өчен түләүнең сигез процентка артуы, шул исәптән, туклану кыйммәтләнү белән дә бәйле. Бу хакта "Татар-информ«га Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза агентлык хәбәрчесе Динара Прокопьева.

«2025 елның 1 гыйнварыннан республика бакчаларында баланы караган өчен түләү сигез процентка арта. Түләү арту мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшчәнлеген финанс яктан тәэмин итүгә чыгымнар арту белән бәйле. Шул исәптән туклануны оештыруга чыгымнар арту белән дә», — дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Татарстанда бакчалар өчен түләү учреждениенең төренә, эш режимына һәм баланың яшенә карап аерыла. Мәсәлән, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге бала 10,5 сәгать тора торган гомуми үсеш төркемнәрендә түләү 3732 сумны тәшкил итә. Киләсе елдан ул 310 сумга арта (2024 ел белән чагыштырганда).

Түләү һәм компенсация буенча барлык ташламалар саклана. Әйтик, инвалид балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар бакча өчен түләүдән тулысынча азат ителә. Махсус хәрби операция катнашучылары балалары өчен бакчалар бушлай эшли. Моннан тыш, Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен ташламалар бар. Мәсәлән, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган ата-аналар билгеләнгән сумманың 50 процентын гына түли.

Бүген иртән билгеле булганча, Татарстанда 2025 елга балалар бакчасы өчен түләүнең максималь күләме расланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев