Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күпфатирлы йортларда урнашкан рестораннарда һәм барларда алкоголь сату вакыты чикләнә

Республика территориясендә алкоголь продукциясен сатучы төрле типтагы 1428 җәмәгать туклануы предприятиесе эшли. Шуларның 299ы күпфатирлы йортларда урнашкан.

Кичә Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

2024 елның 14 февралендәге федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе субъектларына алкоголь продукциясен сату буенча таләпләр билгеләү хокукы бирелә. Закон проекты белән 2025 елның 1 мартыннан җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидрны, пуарены, әче балны рестораннар, барлар, кафелар, буфетлар, шул исәптән күпфатирлы йортларда һәм (яки) аларга якын территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы объектларында гына ваклап сатуны гамәлгә ашыру турында таләпне билгеләү тәкъдим ителә.

Шулай ук күп фатирлы йортларда һәм аларга якын территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы объектларында (рестораннардан тыш) алкогольне ваклап сату вакытын 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр чикләү тәкъдим ителә.

Шулай итеп, 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясен (күрсәтелгән категорияләрсез) күп фатирлы йортларда һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә урнашкан җәмәгать туклануы объектларында сату тыелачак.

Закон проектын тәкъдим итеп, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов билгеләп үткәнчә, республика территориясендә алкоголь продукциясен сатучы төрле типтагы 1428 җәмәгать туклануы предприятиесе эшли. Шуларның 299ы күпфатирлы йортларда урнашкан. 299 объектның 54 е — рестораннар (аларга чикләүләр кагылмый). Төнге сатуны чикләүгә 245 объект эләгә, шуларның 186сы Казанда.

«Тәкъдим ителә торган закон проектын кабул итү күпфатирлы йортларда гражданнарның уңай яшәү шартларын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, аларның беренче катларында җәмәгать туклануы объектлары урнашкан, шулай ук төнлә криминоген хәл дәрәҗәсен киметүгә ярдәм итәчәк», — дип аңлатты докладчы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев