Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Күңелләребез саф булсын!

Югары Чаллы авылында гомер кичерүче күп балалы, ишле гаиләләр шактый.

Бүген сүзем Диләрә һәм Тимур Алимҗановлар хакында булыр. Гаилә башлыгы Тимур «Орсис-Агро» да йөк төягечтә эшли. Аның пар канаты Диләрә мәдәният йорты директоры, хәзерге вакытта декрет ялында, бәби үстерә. 

Гаиләдә 4 бала тупырдап үсә. Олы уллары Риназга 20 яшь. Быел армия сафларында хезмәт итеп кайтты, бүгенге көндә «ТАНЕКО» предприятисендә эшли. Икенче уллары Адел. Аңа 19 яшь. Адел инде ярты ел Севастопольдә армия хезмәтендә. Күргәнегезчә, ике уллары да, Ватан алдында булган бурычларын үтәп, солдат хезмәте үтәләр. Өченче балалары Зәринәгә 15 яшь. Ул 9 нчы сыйныфта белем ала. Кечкенә, төпчек уллары Әмир әле күптән түгел генә дөньяга аваз салган. Алимҗановлар гаиләсе күп бала алып кайтудан курыкмаган, чөнки бала җанлы, эчкерсез кешеләр. Бу 2024 нче елда алар өчен шатлыклы вакыйга — җәй башында яңа өйләренә күченгәннәр. Олы уллары армиядән кайтып җитмәгән, икенчесе армиядә хезмәт итәргә китә. Батыр, рухи яктан көчле булган ир-егетләр үстерү — үзе бер зур бәхет түгелме?.. Нур, декабрь башында дөньяга тагын бер баһадир аваз сала. Уртак җимешләре, дүртенче сабыйлары Әмир туа. «Балаларыбызны тигезлектә исәнсау үстереп, кеше итәргә насыйп булсын. Алар кешелекле, ярдәмчел булып үссеннәр». — диделәр алар бер авыздан. 

Ә газета укучыларыбызга: «Бары тик бәхет куанычлар, туачак таңнарыбыз тыныч булсын, көннәребез шатлык белән туып торсын. Гаиләләребездә бәхетле булып, гаилә учагын сүндермичә яшәсеннәр», — дигән теләкләрен җиткерделәр.

Ләйсән Зиннәтуллина
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев