«Күңелләрдә өмет уты кабызды»
Халыклар дуслыгы йортында язучы, җәмәгать эшлеклесе, күренекле татар сәясәтчесе, милли җанлы Фәүзия Бәйрәмова белән «Күңелемдә милләт язмышы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу булды.
Фәүзия Әүхәди кызы күңеле белән язучы, ә тынгысыз җаны, хисле дә, көчле дә йөрәге белән — тарихчы. Кайсы гына китабын, әсәрен, язмасын кулга алсак та милләтебезнең үткәне, аянычлы язмышы, татар халкының борынгыдан килгән кыюлыгы, батырлыгы, булдыклы булуы хакында бәян ителгән.
Һәр китабы турында гына түгел, һәр төбәкнең халкы, аларның күргәннәре, яхшысы, яманы, ачысы, төчесе турында Фәүзия ханым сәгатьләр буе сөйли алыр иде. Аның басылып чыккан китапларының саны исә 60 ка җитә. Искиткеч хәтерле, күп мәгълүматлы, гыйлемле шәхес ул.
Кичә Аяз Гыйлаҗевның татар кануннарын искә төшерүдән башланып китте. «Тумыштан ук бездә ярсу йөрәк» дип исемләнгән күргәзмәгә куелган өч китапка — «Кырык сырт», «Гөләйзә» һәм «Соңгы намаз» романнарына тирәнтен тукталу максатыннан, алып баручы язучыга сораулар бирде.
Әлбәттә, тарихи роман язу өчен язучы фантазиясе янына — галимлек чаткысы, беренчел чыганаклар белән эшли белү сәләте дә кирәк. Шулай булмаса, тарихи роман дип аталган әсәр бары тик халык әкиятенең бер төре булып кына калыр иде.
«Менә сез, тарихи чыганакларга таянып, язган әсәрләрегезне әдәби сюжетка төреп бирәсез? Бу бит тагын өстәмә мәгълүматларга ия булуны таләп итәдер?» — дигән сорауга Фәүзия ханым тарихи әсәрләренең язылу максаты белән таныштырып, истәлекле вакыйгаларга тукталып, тамашачы белән турыдан-туры аралашты. Әсәрне иҗат итү өчен, романда сурәтләнгән вакыйгалар кочагында булу кирәклеген ассызыклады. Бары эзләнүләр, өйрәнүләр аша гына тарихи романнар иҗат итәргә мөмкин икәнлеген үз иҗаты аша күрсәтте.
Фәүзия Әүхәди кызы Себергә махсус барып, архивларда утырып, милләттәшләребез белән очрашып, вакыйгаларны ныклап өйрәнеп язылган әсәрләрдә милләтебез язмышы һәм ачы тарихы сурәтләнүен сөйләде. «Алты хәреф» проекты белән якыннан таныштырып, аның максатын әйтеп, һәр татар әлеге алты хәрефне белергә тиешлеген искәртеп узды.
Илһам Хисмәтуллин башкаруындагы җырлар, Алсу Вәлиуллина укуындагы шигырьләр белән үрелеп барган чара һәркем күңелендә матур хисләр уятты. Халыклар дуслыгы йорты директоры Васыйл Хафизов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, «Мирас» татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Раиф Галиев, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучыларының чыгышлары очрашуны тагын да тулыландырды. Татар теленең язмышы үзебезнең кулда булуы һәркем аңлашылырлык итеп тамашачыга җиткерелде. Тагын да куанычлысы — тамашачылар арасында яшьләр дә бар иде.
Кичәгә килгән милләттәшләребез авызыннан: «Мин бу очрашудан күңелемә җылылык, йөрәгемә ял, ә үзем өчен искиткеч күп мәгълүмәт алып китәм!» — дигән фикерләрне ишетү бик күңелле булды.
Шушы кыска гына очрашуда күңелләрдә өмет уты кабызырга өлгергән ачык күңелле, сөйкемле, тыйнак Фәүзия ханым белән «Күңел кояшыгыз сүрелмәсен, каләмегез тутыкмасын, кулларыгыз талмасын», — дип саубуллаштык. Милләтебезнең горур, кыю, үзсүзле, үҗәт, тырыш ханымына зур уңышлар телик.
Әнфисә Фәйзетдинова, Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халык белән эшләү бүлеге мөдире
Алсу Вәлиуллина фотосы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев