Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көзге чакырылышта Түбән Камадан 300 дән артык егет армиягә китәчәк

Беренче октябрьдә көзге чакырылыш кампаниясе старт алды.

Түбән Кама хәрби комиссариатында яшьләрне РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә әзерләү эшләре башланды. Беренче октябрьдә көзге чакырылыш кампаниясе старт алды.

Военкоматта һәрбер призывникка 100 дән артык сорау белән тест бирелә. Аны тутырганнан соң, егетләр белән психолог сөйләшә. Мондый процедура егетләрне гаскәрләрнең кайсы төренә һәм нинди вазифага билгеләү яхшырак булуын аңларга мөмкинлек бирә.

Түбән Камадан беренче җибәрүләр ноябрь аенда ук булачак. Ел ахырына кадәр РФ Кораллы Көчләре сафларына Түбән Камадан якынча 350 кеше китәчәк. Егетләргә армия хезмәтеннән тыш, контракт төзергә тәкъдим ителә.

«Призывниклар хәзер контракт төзи ала, аны хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый торган итеп тә төзергә ярый. Алар хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый торган подразделениеләрдә хезмәт итәчәкләр, шул ук вакытта төбәк һәм Оборона министрлыгыннан тиешле түләүләрне алачаклар», — дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков.

Быел хәрби хезмәткә чакырылу яшен 30 яшькә кадәр арттырдылар. Дөрес, бу яңалык 2023 ел ахырына кадәр 27 яшь тулганнарга кагылмаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев