Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Бу атнада Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак

Алмашынучан болытлы һава торышы булачак.

Татарстан синоптиклары алдагы берничә көнгә һава торышы фаразларын җиткерде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында урнаштырылган.

17 апрель, дүшәмбе көне явым-төшемнәр көтелми, шулай да алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез +11..+16 градуска кадәр җылыта. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге урыны белән секундына 4-9 метрга кадәр җитәчәк.

Сишәмбе дә шундый ук һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы −1..+4, көндез +14..+19 градус тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан исә.

Чәршәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы булачак, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге урыны белән секундына 4-9 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +13..+18 градуска кадәр күтәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев