Киләсе атнада Татарстан халкын өстәмә ял көтә
Моннан тыш, 9 апрель кыскартылган эш көне дип игълан ителде.
10 апрельдә (чәршәмбе) Татарстанда Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә республика халкын өстәмә ял көтә.
Моннан тыш, 9 апрель кыскартылган эш көне дип игълан ителде, дип хәбәр ителә ТР Хезмәт министрлыгы тарафыннан бастырылган җитештерү календарендә.
Исегезгә төшерәбез, апрель азагында татарстанлылар алты көн рәттән — 22сеннән 27сенә кадәр эшләячәк. Бу май бәйрәмнәре белән бәйле.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев