Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 26 градуска кадәр җылы булачак

Бүген, 4 сентябрьдә, явым-төшем ихтималы бик аз.

Бу атна уртасына кадәр Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы көтелә. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларыннан күренә.

Бүген, 4 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы бик аз. Көндез һава 21-26 градуска кадәр җылына.

Синоптикларның беренчел мәгълүматларына караганда, сишәмбе, 5 сентябрьдә, төбәк күгендә алмашынучан болытлы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил юнәлешен башта көньяк-көнчыгышка, аннары көнбатышка үзгәртә, әмма көче үзгәрмәячәк. Шул ук вакытта температура бераз күтәрелә: төнге сәгатьләрдә +6.. +11 градус (республиканың көнбатышында +14 градуска кадәр), көндезге сәгатьләрдә 21дән 26 градуска кадәр җылы һава фаразлана.

Чәршәмбе, 6 сентябрьдә, кабат алмашынучан болытлар көтелә, кабат урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява. Төньяк-көнбатыш җиле 5-10 м/с тизлектә (көндез кайбер урыннарда 13 м/с кадәр) исәчәк. Төнлә температура фоны алдагы көннәр белән чагыштырганда үзгәрми, көндезен әз генә җиләсрәк булачак, +20.. +25 градуска кадәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев