Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киемнәрдә — гасырлар кайтавазы

Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши.

Кирәкле дә, бер үк вакытта матур да булган әйберләр һәрберебезнең күңеленә шатлык өсти, кайгыхәсрәтләрне оныттыра.

Бел, син, ерак бабайларның 
Ничек итеп көн иткәнен, 
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен, 
— дип юкка гына язмаган күренекле язучы Равил Фәйзуллин. 

Әйе, татар халкының киемнәре дә, йөзләре дә, хезмәт җимешләре дә матур. Күркәм күңел сыйфатлары чагыла аларда. Халкыбыз нинди генә авырлыкларны үз җилкәсе белән татыса да, һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. 

Безнең милли киемнәр — халыкның рухи байлыгының бик мөһим бер өлеше. Без аларга үз тормышыбыздан лаеклы урын бирергә һәм киләчәк буынга да илтергә тиешбез. Үткәннәргә игътибар, киләчәккә күпер ул, дип юкка гына әйтмиләр. 

Соңгы елларны милли татар киемнәребезне популярлаштыруда зур эш башкарыла. Әле кайчан гына өйдә тегеп үз эшләрен башлаган туташлар — хәзерге вакытта зур дәрәҗәле ханымнар. Бу соңгы елларга хас матур бер күренеш, дисәк тә, ялгышмабыз. Шундый уңышлы проектларның берсе — Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче «Остазлар» проекты. Аның максаты — милли мәдәниятебезне көндәлектә торгызу. 

Проектның җитәкчесе Гөлфия ханым Нургали кызы Хәлиуллина милләттәшләребез белән очрашуга зур әзерлек белән килгән. Күргәзмәдә йөз елдан артык тарихы булган хатынкыз киемнәре, бизәнү әйберләре белән беррәттән бүгенге көнгә яраклаштырып, зәвыклы итеп тегелгән күлмәкләр, камзуллар, изүләр, калфаклар урын алды.

Һәрбер әйбернең үз тарихы бар. Күлмәкләрнең тегелеше, чигү үрнәкләренең бер-берсен кабатламавы, һәр бизәкнең тарихы турындагы мәгълүмат барыбызга да бик кызыклы иде. Ә иң мөһиме, күргәзмәгә куелган күп кенә киемнәр, үзебезнең яктан, Түбән Чаллы һәм Зирекле авылында яшәгән әби-бабайларыбызныкы. Алар хакында сөйләп, тамашачы сорауларына җавап биреп, Алсу Вәлиуллина башкаруындагы «Хәзинә» җыры кочагында иркәләнеп Гөлфия ханым белән аралашу мизгелләре күңелдә җылы, матур хатирәләр уятып узып китте. Бүгенге көндә, рухи кыйммәтләрне, мәдәниятне һәм телләрне глобальләштерү заманында, үзеңнең тамырларыңны белү һәм аларны саклап калу — безнең өчен бик тә мөһим. Милли кыйммәтләрнең — киемнәрнең китапта, сәхнәдә чагылуы белән генә чикләнмичә, гадәти көндәлек тормышта да булдырырга иде. 

«Остазлар» проекты җитәкчесе, якташыбыз Гөлфия ханым теккән киемнәр, заман таләбенә туры килә. Барчабызга да әлеге киемнәрне киеп, асылыбызга кайтып, татар милләтенең бер вәкиле булып, горурланып яшәргә насыйп булсын. 

Әнфисә Фәйзетдинова, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев