КФУ профессоры кояштан саклаучы күзлекләр турындагы популяр уйдырмаларны кире какты
Ультрашәмәхә нурлар артуы күзнең челтәр катлавына зыян сала.
Казан федераль университеты Физика институтының гомуми физика кафедрасы профессоры Александр Фишман кояштан саклаучы күзлекләр турындагы популяр уйдырмаларны кире какты. Бу хакта югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Кояштан саклаучы күзлекләр ультрашәмәхә нурларны йота торган пыяладан ясалган яки аларны кире кайтара торган материал белән капланган. Әмма кояштан саклаучы пыяла күзлекләр бик авыр һәм шуңа күрә хәзер, пластмассадан аермалы буларак, кулланылмый диярлек, дип аңлатты галим. Шул ук вакытта кояштан саклау дәрәҗәсе күзлек линзасының ни дәрәҗәдә караңгы булуына бәйле дигән сүз дөреслеккә туры килми, дип белдерде Фишман.
«Әгәр сез яктылыкны йота торган, ләкин ультрашәмәхә нурларны үткәрә торган караңгы күзлек куллансагыз, ул сезгә зыян китерергә мөмкин. Бу очракта күз бәбәге киңәя, һәм күзгә төшә торган ультрашәмәхә нурлар саны арта <...>», дип аңлатты физик.
Ультрашәмәхә нурлар артуы күзнең челтәр катлавына зыян сала. Шуңа күрә кояштан саклаучы күзлек «ультрашәмәхә нурлар үткәрми дигән сертификатка ия булырга тиеш». Үз чиратында, гади күзлек һәм күз линзалары ультрашәмәхә нурлардан сакламый. Моннан тыш, тикшерүче өстәгәнчә, күзнең челтәр катлавына эләгә торган ультрашәмәхә нурлар дәрәҗәсе күздәге төсле катлауга бәйле түгел, әмма соңгысы аның төсенә карап, аңа төрлечә реакция бирә ала. Эш шунда ки, яктылык челтәр катлавына күз карасы аша эләгә.
Фишман шулай ук «поляризацион күзлекләрдә бер поляризацияне йота һәм икенчесен үткәрә торган кристалл матдәләр бар» һәм фотохром күзлекләр («хамелеоннар») аларга күбрәк нурлар төшкән саен яктылыкны азрак үткәрә. Галим шулай ук автомобильчеләргә поляризацион күзлекләренә игътибар итәргә киңәш итә, чөнки «алар күз чагылуны бигрәк нык йомшарта». Шулай ук ул кояш активлыгының иң югары ноктасы 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәрге вакытка туры килүен искәртте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев