Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда «Шагыйрь һәм музыка» фестиваль лауреатлары концерт куйды

Концертта Казан, Мәскәү, Чаллы, Зәй һәм Түбән Камадан лауреатлар катнашты.

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» I һәм II музыкаль-шигъри фестиваль лауреатларын бүләкләү концерты булды.

Концертта Казан, Мәскәү, Чаллы, Зәй һәм Түбән Камадан лауреатлар катнашты. Кунаклар арасында Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлил, Татарстанның Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева һ.б. бар иде. 

Лауреатлар Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре иҗат иткән, аларга багышлап язылган шигырьләрне рус һәм татар телләрендә укыды, шулай ук Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Рамил Курамшин, Николай Римский-Корсаков, Сергей Рахманинов, Фридерик Шопен һ.б. әсәрләрен төрле музыка уен коралларында башкардылар. Кичәдә чыгыш ясаган лауреатларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев