Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан медиклары тәҗрибә уртаклашу өчен Түбән Камага килде

Эш брифинг белән тәмамланды.

Түбән Камада консультатив максатлар белән Казан медицина хезмәткәрләре командасы булып китте.

Эшлекле сәфәрне Казанның 21 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Елена Әхмәтҗанова җитәкләде, дип хәбәр итә медицина учреждениесенең матбугат хезмәте.

Башкаладан килгән кунаклар визиты барышында Түбән Кама үзәк хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев һәм җитәкчеләр командасы амбулатор звенодагы процессларны анализлады, шулай ук Казанның 20 һәм 21 нче поликлиникалары тәҗрибәсеннән практик тәкъдимнәр бирелде.

«Бу ике көн дә проект чаралары турында уртак фикер алышуга багышланды. Эш брифинг белән тәмамланды, анда ике команда да үз эшләренә йомгак ясады», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев