Картиналарда — Ватанны саклаучылар
Батыр сугышчыларга һәм волонтерларга багышланган күргәзмә.
Шәһәребезнең комплекслы музеенда Ватанны саклаучылар елын тантаналы рәвештә җирле рәссамнарның «Алар Ватан өчен көрәштеләр» күргәзмәсе белән ачтылар.
Күргәзмә махсус хәрби операциядә батырлык күрсәткәннәргә һәм анда катнашучыларга, шулай ук төрле тарихи чорларда Ватанны саклаган барлык кешеләргә багышлана. Ул — киләчәк буыннарга патриотик тәрбия бирүдә үрнәк булган элекке һәм хәзерге геройлар истәлегенә хөрмәт. Ватанга мәхәббәт белән сугарылган картиналарның һәркайсында тарихи вакыйгалар, заман кичерешләре һәм шатлыклары чагылдырылган.
Күргәзмәне ачу тантанасында тыл геройлары — алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итүче волонтерлар турында сөйләделәр. Танылган рәссам Илдус Мортазин МХО волонтерлары — үз хезмәтләре белән җиңүне якынайтучы Лариса Орлова, Владимир Матвеев, Александр Ребров, Римма Корбанова һәм Фидаил Зарипов портретларын тәкъдим итте.
Музейга махсус хәрби операция зонасында ил азатлыгы өчен көрәшүче сугышчылар имзалары куелган байракны тапшыру аеруча дулкынландыргыч мизгел булды. Лариса Орлова һәм «Сугышчан туганлык» оешмасы тапшырган байрак Ватанны саклаучыларның бердәмлеген, тугрылыклыгын һәм каһарманлыгын символлаштыра һәм ул музейның кыйммәтле экспонатына әвереләчәк.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев