Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Картаямыни соң йөрәк?..»

Өлкәннәр ункөнлегендә Түбән Камада 200 гә якын чара узачак.

Анда мәдәни, күңел ачу һәм спорт чаралары, ишегалларында һәм өйдә бәйрәмнәр һәм башка бик күп чаралар уздыру планлаштырыла.

Түбән Кама районында 67 меңнән артык пенсионер яши. Беренче октябрьдән алар өчен өлкәннәр ункөнлеге башланды. Шуның хөрмәтенә шәһәрдә бай чаралар программасы әзерләнде. Һәм ул 1 октябрьдән башланды да инде. 

«Шәфкатьлелек» үзәгендә, мәсәлән, Халыкара өлкәннәр көнен бик оешкан төстә билгеләп үттеләр. Бу көнне аларга «Яхшылык эшлә» инициатив төркеме волонтерлары шатлык китерде, алар өлкән буын алдында «Сөенеч» театрының кечкенә артистларын һәм Киров өлкәсеннән музыкант Александр Овсянниковны чыгыш ясарга чакырды. 

«Мин монда ял итәргә беренче тапкыр килүем. Биредә пенсионерларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне шулай хөрмәтләүләрен күз алдына да китерми идем. Бүген безнең өчен бик яхшы концерт куйдылар. Җырчыларның чыгышлары бик ошады. Кайберләрен тыңлаганда күзләремнән яшьләр килде хәтта», — дип, хисләре белән уртаклашты Нурия Ялалова. 

«Шәфкатьлелек» үзәге белгечләре 484 пенсионерның өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Тагын 28 кеше үзәккә үзләре йөри. 1 октябрьдә, бәйрәм уңаеннан, иганәчеләр аларга чәй табыны оештырды, ә 2 октябрьдә парикмахерлар килеп хезмәт күрсәтте. Өлкәннәр ункөнлегендә исә алар өчен бик күп чаралар — иҗади очрашулар, концертлар, театрга хәйрия сәфәре оештырыла.

«Шәфкатьлелек» үзәге коллективы исеменнән өлкәннәрне, барлык түбәнкамалыларны һәм районыбызда яшәүчеләрне шундый матур, якты игелек һәм хөрмәт бәйрәме белән котлыйбыз! Иң беренче чиратта сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, көч, рухи күтәренкелек, озын гомер телибез«, — диде «Шәфкатьлелек» үзәге социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире Эльвира Исмәгыйлова. 

Шәһәр күләмендә пенсионерлар өчен бик күп чаралар әзерләнгән. Чәч кистерү һәм шәһәр мунчасы өчен түләүгә булган ташламалардан тыш, ишегалларында, скверларда, китапханәләрдә, мәдәният йортларында күңел ачу чаралары да уздырылды. «Гаилә» паркында, мәсәлән, "Өченче буын университеты«ның яңа уку елы ачылу турында игълан ителде. 

«Сез үз гомерегездә бик күп кыенлыклар аша уздыгыз, ләкин сынмадыгыз, сез — оптимизм үрнәге. Хәзерге вакытта безне чолгап алган һәр нәрсә — сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе. Сезгә зур рәхмәт, чөнки һәрберегез Түбән Камабызның үсешенә үз өлешен кертте, без исә хәзер ул эшләрне дәвам итәбез һәм үсеп килүче буын да, безнең дәвамчыларыбыз булыр», — дип мөрәҗәгать итте "Өченче буын университеты«на яңа теркәлгән өлкәннәргә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина. 


Университет менә инде 13 ел рәттән өлкәннр өчен үз ишекләрен ача. Ел саен биредә меңгә якын кеше укып чыга. Берничә ай эчендә алар компьютерда эшләргә, чит телләргә һәм кул эшләренең яңа төрләренә өйрәнәләр, физик активлыкларын арттыралар, җырлыйлар, шигырьләр укыйлар һәм бииләр. 

«Яшь, әлбәттә, саннар белән генә билгеләнми — барысы да кешенең үзен ничек хис итүенә бәйле. Әгәр дә кеше үзен яхшы хис итсә, кәефе һәрвакыт күтәренке булса, вакытын файдалы һәм күңелле уздыра торган шөгыль тапса, андый кеше, әлбәттә, күңеле белән картаймый», — дип исәпли «Притяжение» бию коллективы җитәкчесе Светлана Тимофеева. 

1 октябрьдә өлкәннәр ункөнлегенең беренче көне генә билгеләп үтелде. Ункөнлектә — 10 октябрьгә кадәр — барлыгы 200ләп чара узачак әле. Алар арасында мәдәни, күңел ачу һәм спорт вакыйгалары, ишегалларында һәм өйдә бәйрәмнәр һәм башка бик күп төрле чаралар планлаштырылган.

Фотолар e-nkama.ru.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев