Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кама Аланында хатын-кыз ике баласы белән янган фатирдан чыгарга өлгергән

Шулай ук аларның күршеләре дә мөстәкыйль рәвештә йорттан чыга.

Түбән Кама районында электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле янгын чыккан. Кама Аланы поселогындагы 2/11 нче йортның беренче катындагы фатирга ут каба.

Фатирда яшәүче хатын-кыз ике баласы белән янгын сүндерүчеләр килгәнче янган фатирдан чыгарга өлгерә. Шулай ук аларның күршеләре дә мөстәкыйль рәвештә йорттан чыга. 

Түбән Кама буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр утны ун минут эчендә сүндерә.

Нәтиҗәдә, балкон һәм зал бүлмәләре нык зарарлана, йорт җиһазлары янып бетә, фатир корымлана. 

Фото: Түбән Кама районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев