Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кама Аланында спорт мәктәбен ремонтлауга 400 миллион сумнан артык акча бирелгән

Эшләр киләсе елда тәмамланырга тиеш.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин сишәмбе көнне Кама Аланы шәһәр тибындагы поселок башлыгы белән очрашты. Алар бергәләп «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның барышы, шулай ук «Сөенеч» скверын төзекләндерү һәм 5 нче спорт мәктәбен реконструкцияләү эшләре белән танышты.

Эшлекле визит барышында башлык 5 нче номерлы спорт мәктәбендә эшләр барышын карады. Искәртик, аны реконструкцияләүгә 400 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бина — озакка сузылган төзелеш дип санала, шуңа күрә, барыннан да элек, ел ахырына кадәр түбәне эшләп бетерергә һәм периметр буенча төзелеш эшләрен тәмамларга планлаштыралар. Киләчәктә янәшәдәге территорияне, тротуарларны һәм юлларны төзекләндерү, шулай ук газоннарны төзекләндерү планлаштырыла.

«Киләсе елга төгәлләү күздә тотыла, зур куркынычлар күрмибез, әмма эшләр әле шактый күп булачак», — диде Түбән Кама мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев