Кабер ташларында — тарихыбыз ядкәрләре
Болгар тарихи комплексында булган ханлык чорындагы кабер ташларын күпләр инде күргәннәре бардыр.
Минем туган ягым Әлки районы авыл зиратларында табылып, тарихи һәйкәлләр реестрында теркәлгән 50 дән артык кабер ташы бар. Алар XIV гасырның башында, хәтта кайберләре XIII гасыр ахырында урнаштырылган.
Быел шул ташларны кабат барлап, киләсе буыннарга мирас итеп калдыру максатыннан, торгызу, төзәтү эшләре башланды. Җиде гасырдан артык чорда аларны күбесе җиргә нык баткан, сынган, җил, явым-төшем нәтиҗәсендә таушалып, текстларын укый алмаслык хәлгә килгән. Арада яхшы сакланганнары да бар.
Татар Шәпкәсе авылы зиратында 1337 елда җирләнгән мөгаллимә хатын-кыз каберенә куелган ташның сыйфаты яхшы булганга сакланган. Читтән китертелеп эшләнгәне күренеп тора. Болгарда да мондый таш берәү генә икән. Язуын да бер үк оста башкарган. Биеклеге — 190, киңлеге — 60, калынлыгы 20 сантиметрлы бу ташның дүрт ягына да куфи стилендә уеп язылган. Таш җиргә нык баткан, ни сәбәпледер сынган.
Иске Салман зиратында 1292 елда урнаштырылган таш та бар. Аның сыйфаты начар, җирле чыганаклардан алынган. Мәрхүмнең исеме, туган елы укылмый. Тик җиргә баткан өлешендә «Сабан туе көнне вафат, 15 июнь 1292 ел» дигән язуы сакланган. Халкыбызның Сабан туе турында беренче, иң борынгы язма хәбәр шул ташта.
Иң борынгы авылларның берсе булган Ташбилгедә Болгар чорына караган ике зират бар. XIX гасырда руслардан торган тарихчы экспедициячеләр биредә 1200 дән артык кабер ташлары бар дип язып калдырганнар. Кызганыч, бүгенге көндә аларның 6 сы гына сакланган. Шулар арасында 1300, 1307, 1315 елларда куелганнары бар. Күләмнәре шактый зур. Вагракларын җирле халык (руслар, чувашлар) кирәгенчә алып, ташып, юкка чыгарып бетергәннәр.
Төзәтү, торгызу эшләрен Абдул Салман имамы Нурлыхак улы Гомәр Сәлахов оештырып, башлап җибәрде. Быел 4 авылда 11 таш торгызылды. Аларны казып алып, ныклы нигезгә утырту, шакмак таш җәю, тирәсен тоту, түбәсен каплау эшләре башкарыла.
Язуларны укып тәрҗемә итүне, киңәш бирүне тарих фәннәре кандидатлары: Аксубай районы Татар Майнасы мәктәп директоры Рәфыйкь Насыйров һәм Болгар тарихи комплексы тыюлыгы өлкән фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин үз өстенә алып башкарып киләләр.
Авыл халкы бу мөһим эшләрдә бик теләп катнаша. Һәр авылның эшмәкәрләре матди чыгымнарны үзләре түләп бара.
Мансур Ганиев, һәвәскәр тарихчы
Фотолар шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев