Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юк-бар шалтыратуларга ышанмагыз!

Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче хатын-кыз алдартазларга ышанып, аларга ике миллион сумга якын акча күчергән.

41 яшьлек зыян күрүче сөйләгәнчә, аңа чит-ят ир-ат шалтыратып, үзен кәрәзле элемтә компаниясе менеджеры дип таныштырган. Янәсе, сим-картасының гамәлдә булу вакыты бетә һәм аны озынайту өчен яңадан килешү төзергә кирәк. Хатын аңа ышанып, SMS-хәбәр белән килгән кодны әйтә.

Озак та үтми хатын-кыз белән «дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре» элемтәгә кергән. Ул зыян күрүчене шәхси кабинетын ватканнар һәм алдартазлар кредит алырга гариза биргәннәр дип куркыткан. Имеш, алдартазларга кредит алдыртмас өчен, алардан алдарак займнар рәсмиләштерергә, ә акчаларны «куркынычсыз счетларга» күчереп торырга кирәк икән. 

Кама Аланында яшәүче хатын шулай эшләгән дә. Өч көн дәвамында ул дүрт банктан кредитлар алып, акчаларны таныш булмаган кешеләргә күчерә бара. Нәтиҗәдә, ышанучан ханым, 1,9 миллион сум бурычка бата.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев