Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җитәкчелектә яңа үзгәрешләр

Барлык структур бүлекчәләр һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр биш төп юнәлешкә бүленlt/

Шәһәр һәм район Советларының уртак сессиясендә Түбән Кама муниципаль районының киләсе, 2024 елгы бюджеты расланды һәм башкарма комитетның яңартылган структурасы тәкъдим ителде. Барлык структур бүлекчәләр һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр биш төп юнәлешкә бүлененеп, аларны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары җитәкләячәк. 

  • Әйтик, икътисад, инвестицияләр һәм цифрлы үсеш блогын беренче урынбасар Илназ Мөхәммәтҗанов җитәкләячәк. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү бүлеген һәм тышкы реклама белән эшләү бүлеген үзгәртеп кору юлы белән, эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү идарәсе булдырыла. Ул ике бүлеккә бүленә: эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге һәм эшмәкәрлекне үстерү бүлеге. 
  • Төзелеш һәм архитектура блогын Рафаэль Игътисамов җитәкләячәк. Бу блокка шәһәр төзелеше сәясәте һәм архитектура идарәсе керә, аның составында шәһәр төзелеше, архитектура һәм шәһәр төзелеше контроле бүлекләре бар. Инфраструктура проектларын озата бару бүлеге урынына капиталь төзелеш бүлеге булдырылган.
  • Торак-коммуналь хуҗалык, инфраструктура һәм экология блогы эшен Максим Парамонов тәэмин итәчәк. Аның карамагында торак-коммуналь хуҗалык, җирле үзидарә органнары белән элемтәләр һәм муниципальара хезмәттәшлек, экология бүлекләре, шулай ук башкарма комитет составына кермәгән учреждениеләр дә бар. 
  • Социаль блокны Илдар Рамазанов алып барачак. Ул мәгариф өлкәсе эшчәнлеген үстерү һәм тәэмин итү, мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү муниципаль объектлары, урта махсус һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү, мәдәният өлкәсе һәм спорт учреждениеләре эшчәнлеген үстерү, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм башка мәсьәләләр белән эшләячәк. 
  • Хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек блогын Артур Сәлахов җитәкләячәк. Аның функцияләренә мобилизацион әзерлек, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр, юл хәрәкәте иминлеге, хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек, террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре керә. Бюджет һәм финанслар департаменты эшен оештыру, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәләре башкарма комитет җитәкчесенең шәхси контроле астында кала. 

Материал Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев