Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исемнәре онытылмый

Түбән Камада хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алдылар.

Шәһәрдә алар 10 кеше. Митинг эчке эшләр идарәсе бинасы янында узды. 

Төрле елларда хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау хезмәткәрләренең туганнары митингның иң мәртәбәле кунаклары булды. Искә алу чарасында моннан күп еллар элек җинаятьчеләр кулыннан һәлак булган милиция капитаны Никанор Шестаковның тол хатыны Галина килгән иде. «Ул һәрвакыт гаделлек өчен көрәште, хезмәт урыныннан явызларча файдаланмады, хәтта тәртип бозучыларның да күңеленә үтеп керердәй сүзләр таба иде», — дип искә алды ул ире Никанор Шестаков турында.

Бу көнне сафта торучылар арасында тәҗрибәле хезмәткәрләр дә һәм яшьләр дә бар иде. Аларның барысы да көн саен сугышчан постта һәм теләсә кайсы минутта җинаятьчелеккә каршы торырга әзер. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рафаэль Игтисамов, Түбән Кама мэры Рамил Муллин исеменнән, моның өчен аларга рәхмәт белдерде. «Хәзерге шартларда сезнең хезмәтегез аеруча мөһим һәм әһәмиятле була бара, чөнки безнең иминлегебез һәм илнең киләчәге сезнең эшегезгә бәйле», — диде ул. 

Митингка җыелганнарга Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе җитәкчесе Руслан Бәдретдинов та мөрәҗәгать белән чыкты. Һәлак булган хезмәткәрләрнең туганнары адресына аерым рәхмәт сүзләре әйтте. «Бүген биредә сугышчан дусларыбызның якты истәлеген хөрмәтләп килгән барлык якыннарына һәм туганнарына рәхмәт», — диде Руслан Бәдретдинов.

Традиция буенча митинг ахырында һәлак булган хокук сакчыларына куелган истәлек такталарына чәчәкләр салынды. Берничә секунд эчендә мемориал кызыл розалар һәм канәфер чәчәкләренә күмелде. 

Соңыннан хәзерге вакытта уңышлы эшләүче иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.

Александр Халин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев