«Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел»
Безнең Би авылы зиратын хәзерге вакытта Илшат Фәүзи улы Сираҗиев карап, барлап тора.
Безнең халык «Изгелек эшлә дә, суга сал. Халык белмәсә, балык белер», — дигән. Ә изгелек эшләргә мөмкинлекләр бик күп. Шундый изге эшләрнең берсе — туган авылларда зиратларны карап, чистартып тору.
Безнең Би авылы зиратын хәзерге вакытта Илшат Фәүзи улы Сираҗиев карап, барлап тора. Аның тырышлыгы белән зиратыбызгы яңа өй төзеп куелды. Үзегез беләсез, кышкы салкыннарда, көзге яңгырларда кабер казучыларга кереп җылынып чыгарга мондый өй бик кирәк. Зиратның коймалары да яңартылып, буялып тора. Илшат Фәүзи улы ярдәме белән даими рәвештә өмәләр оештырыла. Зиратка бара торган юлга таш түшәлү дә дә аның тырышлыгы белән эшләнде. Әле менә шушы көннәрдә Рәйхәт Харис улы Дәүләтшин белән берлектә зиратыбызга яңа капка ясап куйдылар.
Үлгәннәрне искә алу Коръән ашы уздыру, садака бирүгә генә кайтып калмый, мәрхүмнәрнең мәңгелек йорты — зиратны тәртиптә тоту да. Бу изге эшләре өчен аларга авылдашлар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук, бу эшләрдә матди ярдәм күрсәтеп торучы авылдашларга, чит төбәкләрдә яшәүче якташларга чиксез рәхмәт. Кылган изгелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын!
Чит җирләрдә яшәсәк тә, күпләребез вафат булгач, мәңгелек йортка авылга алып кайтуны тели. Адәм баласының соңгы урыны — зират. Яшәгән йортыбыз матур, чиста булган кебек, зиратларыбыз да төзек, чиста булса, күңелгә рәхәт.
Илгиз Җиһангиров
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев