Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиргә матурлыкны сез бирәсез, газиз әниләр

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә.

Әниләребез безнең өчен якын, кадерле кеше. Ул бит гел безнең янда: балачактан йөрәк тибеше биргән, беренче тешең чыкканны, курка-курка тәпи атлап китүеңне күреп сөенгән, авырып китсәң, күзен дә йоммый синең өчен борчылып төннәрен йокламаган, укыткан, олы юлга чыгарган, инде үзләре ата-ана булган балалары өчен борчылып гомер кичергән. Әниләрдән күргән игелекне, яхшылыкны санап кына бетерерлекме соң?! 

Балалар бакчасында физик тәрбия буенча инструктор булып эшләүче Рәмзия Салих кызы Сөләйманова ире Мәүлит Шәймәрдан улы белән дүрт бала тәрбияләп үстергән, олы тормыш юлына чыгарган гаилә. Үзләре дә ишле гаиләдә туган Рәмзия белән Мәүлит өйләнешкәндә үк өй тулы бала үстерергә хыялланалар. «И, кызлар, өйдә бала-чагаларның күңелле тавышын ишетү җанга рәхәт бит ул. Алар өчен бер сөенәсең, бер көенәсең. Мин дүрт балага тормыш биргән өчен сөенеп туя алмыйм. Бүгенге көндә кайбер ата-аналар акча җитмәүгә сылтау итеп, бер-ике бала белән чикләнәләр. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Алар бит үскәч тә туганлык җепләрен онытмый, аралашып ярдәмләшеп яши. Хәзер балалар, оныклар бергә җыела — шундый күңелле», — ди Рәмзия Сөләйманова.

Әйе, Рәмзия Салих кызын, аның ирен, балаларын яхшы беләм. Уллары Рөстәм, Булат, кызлары Миләүшә белән Әминә ачык йөзле ярдәмчелләр, хезмәт сөючеләр. Олы улы Рөстәм — шофер, ерак рейсларга йөри, тырыш егет хезмәттәшләренең хөрмәтен казанган, тәҗрибәле, үзенә бирелгән эшне намус белән башкара. 

Кызы Миләүшә үзе дә өч бала әнисе, тормыш иптәше Рәмзис Әнәс улы белән тормыш коруларына 10 ел. Ул да: «Гаиләдә бер бала белән генә калырга ярамый. Без абый, энем һәм сеңлем белән бик тату үстек. Балаларыма да миңа әнием биргән тәрбияне бирәсем, аларны хөрмәт һәм ярату булган гаиләдә үстерәсем килә», — ди. Әйе, рәхәтләнеп балалары белән бергә төрле шәһәрләргә ял итәргә йөриләр. Тормышның ямен һәм тәмен белеп яшиләр. 

Әминә белән Булат әле мәктәп укучылары, әтиәнисенең ярдәмчеләре. Шунысын искәртү урынлы булыр, балалар барысы да татарча саф, матур итеп сөйләшәләр. Алай гына да түгел, оныклары да татарча яхшы белә. Миләүшәнең улы инде ике яшеннән татарча шигырьләр сөйләп төрле конкурсларда катнашты.

«Аллаһка шөкер, балаларым йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Олылары инде тормышта үз юлларын тапты, кечеләре дә телебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп үсеп килә», — дип куанычы белән уртаклаша Р. Сөләйманова. 

«Кешеләрдә тугрылыкны, сүзеңдә торуны төп сыйфатларның берсе дип саныйм. Ялганны, хыянәтне җаным-тәнем кабул итми. Пар канатым Мәүлит — төп таянычым, ярдәмчем. Без бит бар эшне дә сөйләшеп, килешеп эшлибез, сүзгә килергә сәбәп эзләмибез», — ди гаилә матурлыгының, ныклыгының сәбәпләрен сорагач. 

Бу урында дүрт бала әтисе Мәүлит Шәймәрдан улының 33 ел «Түбән Кама нефтехим» берләшмәсендә хезмәт куюын, бүгенге көндә туган авылында, туган нигезен ныгытуын әйтеп китим әле. Кулы ни тотса — шуны булдыра: агач эшеме, бакча эшеме барысын да үзе башкара. «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз», — дип нәкъ менә аңа карап әйткәннәр диярсең. Рәмзиясенең дә «кулларыннан гөлләр тама»: аш-су остасы, тегүен дә тегә, чигүен дә чигә. Төп эшеннән башка балаларны шахмат серенә өйрәтергә вакыт таба. Аның үз куллары белән теккән Кар бабай костюмы инде ничә еллар балалар бакчасында сабыйларны сөендерә. 

Хезмәттәшләре дә хөрмәт итә Рәмзия Салих кызын. Аның турында беркемнән дә, беркайчан да мактаудан, рәхмәт сүзеннән башканы ишетмәссең.

Халидә Сабирҗанова: «Рәмзия белән без күптәннән якын дуслар, сердәшчеләр. Мин аның кемгәдер авыр, тупас сүз әйткәнен, тавыш күтәргәнен ишеткәнем юк. Ул беркемгә авыр сүз әйтми, хәтерен калдырмый. Аның елмаюыннан бакчага елап килгән бала да көлеп җибәрә».

Әлфирә Гарифуллина: «Хезмәткәребез Рәмзия Салих кызы хөрмәткә лаек шәхес. Кайчан гына нинди йомыш белән мөрәҗәгать итсәң дә булышу җаен таба. Без, хезмәттәшләре аны якын итәбез. Ул — үрнәк ана, киң күңелле әби. Ул безнең мәктәптә узган чараларда әби буларак чыгыш ясый. Мөлаем, ягымлы, гел елмаеп торучы апаларын балалар да үз итә. Инде балалар бакчасыннан күптәннән китсәләр дә, хөрмәт белән искә алалар» .

Бәйрәм уңаеннан бу зур, тату, тормышның кадерен белеп яшәүче гаиләгә уңышлар телибез. Рәмзия Салих кызы, гел шулай мөлаем булып калыгыз!

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев