Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җиңүгә үз өлешемне кертәсем килде»

36 яшьлек түбәнкамалы махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт узуга контрактны узган ел имзалаган.

Озын буйлы, зифа гәүдәле, чәчләренә ак кунган егет килеп керде редакциягә. Карашы җитди һәм җаныңа үтеп керә торган. Бу язманың герое редакциягә хәрби формадан килде. «Мангуст» кушаматлы солдат үз исемен атарга теләмәде. Газетада аның йөзен күрсәтмәячәкбез дигән шарт белән генә интервью бирергә ризалашты. 

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! 
36 яшьлек түбәнкамалы махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт узуга контрактны узган ел имзалаган. «Минем туганнарым арасында анда китүчеләр бар инде. Уйладымуйладым да, алар артыннан үзем дә китәргә булдым — абыйлардан калырга ярамый. Мин гомуми җиңү өчен көрәшкә кушылырга һәм хезмәттәшләремә ярдәм итәргә тиешлегемне аңладым. Хәрби комиссариатка барыр алдыннан, гаиләм белән киңәшләштем, аларга үз ниятемне җиткердем», — ди ул.

Хатыны гаилә башлыгының бу карарын аңлап кабул итә, өч баласы да әтиләренең Ватанны сакларга һәм Россия мәнфәгатьләрен якларга баруын хуплыйлар. «Олы кызыма — 13 яшь, урта кызыма — 7, кечкенә малаема нибары өч яшь кенә тулды. Алар минем белән горурлана», — дип, уйлары белән уртаклашты ир-ат. Аның сүзләренчә, контрактны имзалаганнан алып, киткәнгә кадәр нибары бер атна вакыт җиткән. Җиде көннән соң ул иптәше белән Казанга, аннан Ростов өлкәсенә юл тота. Аннан «Мангуст» бүленеш буенча Татарстанның «Алга» батальонына эләгә. 

Ир кеше армия тормышына тиз ияләшкән. Чөнки яшь чагында Самара өлкәсендә мотоукчылар гаскәрендә армиядә хезмәт иткән бит. «Безгә бернинди әзерлексез егетләр дә килә. Аларны шундук үз канатыбыз астына алабыз: өйрәтәбез, күрсәтәбез, киңәшләребезне бирәбез, үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» — дип ышандырды «Мангуст». 

Хәзер ул яралану сәбәпле өенә кайткан. Клещеевка авылын штурмлаган вакытта аларның отряды ут астына эләгә. "Мангуст«ның кулына граната кыйпылчыгы тия. Яраланган солдатлар сугыш кырыннан үзләре чыккан. Аны башта Дебальцевода дәвалыйлар, аннары Казанга күчерәләр, кыйпылчыкларын да шунда чыгаралар. Шуннан ул өенә кайтып киткән. «Барлык түләүләрне вакытында алам, җәрәхәтләнү буенча компенсация дә бирделәр. Бу акчаларны мин балалар өчен зур дача сатып алуга тоттым. Безнең гаилә социаль ипотека алды. Дәүләт бу мәсьәләне хәл итүдә дә булышыр дип өметләнәм. Якыннарымның яхшы ярдәм алуы да күңелне җылыта: автотранспортта бушлай йөрү, мәктәптә туклану һәм балалар бакчасына йөрү. Аларның монда тынычлыкта һәм иминлектә икәнен белеп, мин Ватанга бурычымны тынычлап үти алам!» — дип сөйләде түбәнкамалы.

30 көннән «Мангуст» үз частена кире кайтачак. Ул иптәшләрен сагынган: «Без бергә яшибез, күп вакыйгаларны бергә кичерәбез. Бу патриотлык, сугышчан туганлык рухын уята, бердәмлек хисе тәрбияли». 

Бик зур ярдәм!
Сүз уңаеннан, Татарстанда хәзер контрактчыларга иң югары түләүләрнең берсе — 2 миллион сумга кадәр: республикадан — 1,3 миллион сум; РФ Оборона министрлыгы — 400 мең сум; ТР муниципалитетларыннан — 300 мең сумга кадәр. 

Татарстан Республикасында контрактны ничек имзалау, түләүләр, ташламалар, контрактчылар гаиләләренә ярдәм итү турында тулырак мәгълүмат: • https://heroes-tatarstan. ru/ • https://batyr-kazan. ru/ • 117 (ТР буенча) • 8 (800) 222-59-00 (башка төбәкләрдә яшәүчеләргә) 

Шулай ук безнең республикада контрактчыларга җибәрер алдыннан берни дә сатып алырга кирәкми. Алар эчке киемнән алып форма һәм аяк киемнәренә кадәр кирәк булган бөтен нәрсәне, шулай ук медицина аптечкасын алалар. Моннан тыш, ТР муниципалитетлары үз сугышчыларына өстәмә рәвештә әйберләр һәм азыктөлек җыелмалары бүлеп бирә. Татарстан махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы сугышчыларын тәэмин итә. Көн саен алгы сызыкка гуманитар ярдәм: азык-төлек, кием-салым, транспорт чаралары, маскировка челтәрләре, генераторлар, рацияләр һәм башкалар җибәрелә. Шулай ук сугышчыларның шәхси заказлары да үтәлә. Әйберләрне озатуда ТР районнары башлыклары, ДОСААФ үзе катнаша. 

ТР ДОСААФ игълан иткән контрактчыларны җәлеп итү инициативасы да гамәлдә. Программа контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатларны уңышлы тәкъдим итәчәк гражданнар өчен 100 000 сум күләмендә акчалата бүләкләүне күздә тота.

Ничек рекрутер булырга икәнен түбәндәге телефоннардан шалтыратып белешергә мөмкин: +7 965 589-74-83, +7 965 589-76-98; сайтта: heroes-tatarstan. ru

Контрактка кул куеп, Татарстанда 2 миллион сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган түләүләрне Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә дә бирелә. Аларга республикага кадәр юл йөрү, яшәү өчен контрактны рәсмиләштерү, туклану өчен акча түләнә, кием-салым бирелә. Контрактка кул куярга теләүчеләр өчен Телефон: 8 (800) 222- 59-00. 

Татарстаннан контрактчыларның гаиләләре хакимиятнең тулы опекасына алына. Алар югары түләүләр, яңа мактаулы статус, балаларга киң ярдәм чаралары (түләүсез балалар бакчалары, секцияләр, мәктәпләрдә туклану, юл йөрү, югары уку йортларында бюджет белем бирү); ял, дәвалану, тернәкләнү ала.

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев