Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңү бәхете — уртак эш нәтиҗәсе

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстан халкы солдат егетләребезгә ярдәм кулы сузып тора.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстан халкы солдат егетләребезгә ярдәм кулы сузып тора: машиналар, коры душлар, аш-сулар, барлык кирәк-яракларны җибәрә. Түбән Кама халкы да читтә калмады.

Тыл хезмәтендә — хатын-кызлар Татьяна Арсентьева ике ел элек тегү машинасы артына утырырмын дип уйлап та карамаган икән. Ләкин махсус хәрби операция аны яңа һөнәр өйрәнергә мәҗбүр итә. 69 яшьлек ханым бүген яра бәйләвечләре, биш нокталы утырткычлар (пятиточечники) һәм носилкалар тегү белән шөгыльләнә. 

Ул бу эшкә шулкадәр күнеккән ки, ярты ел эчендә аның йомшак ана назы тулы куллары астыннан махсус хәрби операция зонасына 1000 нән артык яра бәйләвече җибәрелгән икән. «Марля кисәге алына, аның зурлыгы 15 кә 15 сантиметр чамасы. Өстенә мамык җәелә, аннары тагын ике катлам марля салына, кырыйларына бинтлар беркетелә. Бөтен конструкция төрелә һәм җеп белән бәйләнә. Әзерләүнең соңгы этабы — стерильләштерү. Бу бәйләвечләр яраланган сугышчыларга кыр шартларында яраны мөстәкыйль һәм тиз бәйләү өчен кирәк», — дип аңлатты Татьяна Арсентьева. 

Әйтүенчә, бәйләвеч тегәргә өйрәнү аның өчен авыр булмаган. Кыенлыклар носилка ясау вакытында барлыкка килә. Ике метрга якын тыгыз тукымадан конструкцияне кулдан җыярга, барлык детальләрне энә белән беркетергә һәм аннары гына машинкада тегәргә туры килә икән. «Мин авырлыклардан курыкмыйм, барысын да җиңеп чыгам. Ә сугышчыларга анда күпкә катлаулырак. Минем туганымның улы махсус операциягә китте, шуңа да мин читтә кала алмыйм. Мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышам. Егетләребезгә әз генә булса да туган илебездән җылылык бөртеге җибәрәсе килә. Менә җылы одеяллар китерделәр, ә без аларга язулар язабыз — уңышлар телибез, авырмагыз, исән-сау өйгә кайтуыгызны көтәбез, дип язабыз! Мин, носилка теккәндә, дога кылам: «Ходаем, ичмасам, ул носилкалар беркемгә дә кирәк булмасын иде!» — дип сорыйм. Егетләрнең барысының да исән-сау әйләнеп кайтуын телим мин», — дип сөйләде Татьяна Арсентьева күз яшьләрен тыя алмыйча. 

Ә менә Людмила Юмангулова тегү эшен яшь чактан ук белә. Ул 2024 елның февраленнән бирле махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләр өчен эчке кием, чалбар һәм носилка тегә икән. «Мин 35 нче микрорайондагы иҗтимагый үзәктә танышларымның эшләвен, солдатларыбызга ятьмә үрүләрен ишеттем. Үзем бу эш белән шөгыльләнмәкче идем, ләкин аркам авырткан хәлдә бу эш алай ук җиңел бирелми шул. Шунда күзем тегү машинасына төште. Шулай итеп, мин эшкә кушылдым. Өйдә тегә башладым», — дип искә ала хатын.

Тукыманың беренче кисемнәрен Людмила Гавриловна волонтерлардан алган, соңрак үзе сатып ала башлаган. Хәзер аңа бу эштә дус кызлары да ярдәм итә икән. 73 яшьлек хатын-кыз гомер буе конструктор булып эшләгән, шуңа күрә мондый төгәл эшкә аның күзе ияләшкән. Әгәр иртән эшли башласаң, зур булмаган тәнәфесләр белән, көненә биш комплект эчке кием ясарга өлгереп була, ди ул. «Минем улым гаиләсе белән Севастопольдә яши. Дошман янәшәдә булганда, никадәр куркыныч икәнен мин яхшы беләм. Солдатлар өчен борчылам, алар бит безнең улларыбыз, безнең өчен көрәшәләр. Менә махсус операция бетәчәк, без: «Без җиңдек!» — дип әйтәчәкбез. Ә нәрсә соң ул «без»? Тыл белән фронт бергәләп, җилкәгә җилкә кушылып эшләгән чакта гына була ул», — дип уртаклашты хатын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев