Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Инфекционист Татарстанда грипп һәм ковид белән авыручылар күп булган айларны әйтте

Грипп белән авыруның иң югары ноктасы гадәттә кыш айларында була, әмма яз яки көз кергәндә дә булырга мөмкин.

Шул ук вакытта Covid-19ны фаразлап булмый, чөнки ул сезон белән берничек тә бәйле түгел. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов «Галстуксыз интервью» тапшыруында сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Грипп эпидемиясе барлыкка килү ихтималы, гадәттә, салкын айлар башлану белән арта. Соңгы еллардагы тәҗрибә күрсәткәнчә, иң куркыныч айлар — декабрь, гыйнвар һәм февраль. Көзге һәм язгы айларда булуы да мөмкин», — диде белгеч.

Аның сүзләренчә, коронавирус очрагында вазгыять тагын да катлаулырак.

«Әгәр грипп сезонлы булса, соңгы өч ел эчендә күргәнебезчә, коронавирус авыруларының артуы сезон белән бәйле түгел», — дип китерелә Хәертынов сүзләре «Татарстан-24» сайтында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев