Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илсур Һадиуллин кече тәрбиячеләргә ни өчен премия түләнмәвен аңлатты

Министр финанс мәсьәләсендәге аермалыкларны аңлатты.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга «Ватаным Татарстан» газетасының «ВКонтакте» челтәрендәге төркемендә туры эфир барышында тәрбиячеләргә премия квартал саен түләнүе, ә кече тәрбиячеләргә бу акча түләнмәве турында сорау бирелде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Гөлнар Гарифуллина.

«Бу без уйлап чыгарган закон түгел. Россия күләмендә шулай. Илдә һөнәр ияләре реестры бар. Тәрбияче педагогик хезмәткәр булып исәпләнә, кече тәрбияче педагогик хезмәткәр түгел. Ул ярдәмче. Аннан башка эшләп булмый, төркемне тотып булмый, ул бик зур хезмәт башкара», — дип ассызыклады министр.

Илсур Һадиуллин финанс мәсьәләсендәге аермалыкларны аңлатты. «Кече хезмәткәр эш хакын җирле бюджеттан ала. Педагогик хезмәткәрләргә эш хакы, стандартларны үтәү өчен, Татарстан бюджетыннан бирелә», — диде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев