Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Игелекле эшләре байтак»

Динар Пасыев — минем өченче буын туганым.

Хөрмәтле «Туган як» газетасы редакциясе! Сезгә Мамадыш районы Усали урта мәктәбендә укытучы булып эшләүче Лидия Пасыева яза. Түбән Кама шәһәрендә бик күп туганнарым яши, араларында мактауга лаек, шушы шәһәр үсеше өчен зур өлешләрен керткәннәре дә күп. «СпецТрансСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Динар Василович Пасыевның игелекле эшләрен күпләрегез беләдер? Ә туган авылы өчен күрсәткән игелекле эшләрен без белеп торабыз. Түбәндәге язмам аның турында. 

Авыл җанлы шәһәр эшмәкәре 
«Лидия, сәлам! Ничек хәлләрегез? Бер килешме?» — дип телефоннан хәл белешеп ала торган гадәте бар аның. Туганың хәл белешкәч, күңелгә рәхәт булып китә.

Динар Пасыев — минем өченче буын туганым. Бабаларыбыз бертуган безнең. Нәселебез үзенчәлеклерәк бугай — ялагайлану, кирәкмәгәнгә яраклашуны бик өнәмибез, туп-туры итеп, кыек-мыексыз гына сөйләшәбез, кыскасы, «төчеләнә» белмибез инде без, аның каравы эчке дөньябыз матур. Динар белән дә «турыдан бәреп» сөйләшәбез, үзеннән үзе шулай килеп чыга... 

Владимирга кайтып, туган авылына әле теге, әле бу игелекле эшен эшләп китәргә ярата ул. «Афәрин инде син, малай!» — дисәм: «Мактама әле, син мактасын өчен эшләмәдем бит инде мин аны, күңел шулай кушканга», — дип авызны томалап та куя ул, кычкырып көлә-көлә.

Авылыбыз халкы бик тә рәхмәтле аңа. Бу авылның суы шундый бугай: бездә җырмоңга, шигърияткә сәләтлеләр генә түгел, авылны яшәтү өчен күңелләрен биреп, булышырга торучылар да хәйран. Түбән Камадагы «СпецТрансСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Динар Василович Пасыев шундыйларның берсе. 

Авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышында катнашканнар өчен һәйкәлне дә ул салдыртты, авылдашларыбыз өчен изге урын булып торган Биек тау чишмәсен дә ул яңартты, Сон күперен дә ул эшләтте. (Сон авылларына чыга торган күпер булган ул элек.) Владимир мәктәбенә "Кыш бабай күчтәнәче«н дә ул китертә, Галина Михайлова җитәкләгән «Талир тәңкә» ансамбле кызларын да ул «киендерә», Сабантуйларны үткәрүчеләр, бәйрәмне ямьләндерүче артистлар тарафыннан халык алдында әйтелгән рәхмәт сүзләрен дә күп ишетә ул: заманча итеп әйтсәк, бәйрәмнең спонсоры була. Асфальт юл салалармы, тегендәмонда төзекләндерү эшләре кирәк буламы — Динар үз өлешен кертмичә калмый инде. Үзе туып-үскән Владимир авылына гына түгел, Югары Кыерлы авылына да булышырга җитешә ул, чөнки күрше авыл кияве. Юл буендагы «Тегермән чишмәсе», Җиңү урамындагы юл — аның ярдәме белән эшләнгән объектлар. Бу ике авыл да Усали авылы җирлегенә керә. 

Район җитәкчеләре белән уздырыла торган җыеннарда җирлегебез башлыгы Альмир Имаметдинович Зыятдинов ничә тапкыр рәхмәт белдереп аның исемен телгә ала икән! Җирлек җитәкчесе өчен саллы ярдәм күрсәтә безнең туганыбыз.

Әле күптән түгел генә мәдәният хезмәткәрләребез махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән концерт оештырды. «Кайда йөрдең, ник күренмәдең?» — дип, миңа «шелтә белдереп» шалтыратты җирлегебез депутаты Динар Василович. «Авылда түгел идем, очрашып булмады инде», — дип акланырга туры килде. Махсус хәрби операциягә дә хәйран гына үз өлешен керткән, диделәр. 

Түбән Камада яшәп, үз эшен булдырып, авыл сулышы белән яшәүче туганым Динар Пасыевка җирлек халкы исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә. Әлеге язманы укыгач, нәрсә дип шалтыратыр тагын... 

Туганымның эшләре уң булсын, Ходаебыз аны саклап йөртсен, дигән теләктә калабыз. 

Лидия Пасыева 
Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев