Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Яхшылык эшләргә ашыгыйк!»

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «МәрхәмәтМилосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы узды.

Түбән Камадан әлеге чарада МХО волонтерлары Дарья Хуҗина һәм Лариса Орлова катнашты.

Очрашу МХО шартларында «Татарстанның хатын-кыз хәйриячеләре» һәм иганәче — меценат көненә багышланган иде. Чара башланганчы ТР Дәүләт Советы холлында күргәзмә эшләде. Анда Түбән Камада яшәп иҗат итүче танылган рәссам Илдус Мортазинның волонтерларга багышланган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дип исемләнгән картиналары куелды, МХО ихтыяҗлары өчен волонтерлар җитештергән продукция үрнәкләре тәкъдим ителде. 

Утырышта доклад белән Түбән Каманың «Мәрхәмәтле йөрәкләр — Добрые сердца» волонтерлык проекты җитәкчесе Лариса Орлова чыгыш ясады, ул чарада катнашучыларга пунктның эшчәнлеге турында сөйләде. 2,5 елда махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтүче волонтерлар төркеме 350 дән артык маскировка челтәре үргән, 3 меңгә якын исән калу беләзеге, 150 мең коры душ комплекты ясаган, 10 мең җәймә һәм юрган әзерләгән, 5 мең пар оекбаш бәйләгән.

Шул вакыт эчендә пунктка 10 меңнән артык хәйрияче килгән, алар ярдәмендә МХО зонасына 80 тоннадан артык гуманитар ярдәм оештырылган. Пункт тарафыннан төрле юнәлешләргә 250дән артык йөк җибәрелгән. Моннан тыш, үзәк яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча чаралар үткәрү белән шөгыльләнә. 

Бүген «Добрые сердца» пунктының төп юнәлеше — контрактчыларга кирәк-яраклар белән ярдәм кулы сузу. Лариса Орлова сүзләренчә, администрация һәм шәһәр халкы ярдәме белән 2353 сугышчы өчен бар кирәкле әйберләрне җыя алганнар. Хәзер Түбән Кама волонтерларының планнарында МХОда катнашучыларының әниләрен бергә җыеп, оешма булдыру. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, волонтерларга рәхмәт белдерде.

Фотода: Түбән Кама вәкилләре: рәссам И. Мортазин, шәһәр мэры урынбасары М. Камелина, волонтер Лариса Орлова. / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев