Иҗат белән хезмәтне янәшә куеп
60 елга якын чал тарихы булган «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзаларының берсе Рәфәт Сәмигулла улы Шәйдуллин тормышын иҗаттан башка күз алдына да китерә алмый.
Рәфәт Шәйдуллин 1940 елның 6 апрелендә, Азнакай районының җырларда җырланган Ык елгасыннан ерак урнашмаган Тымытык авылында дөньяга аваз сала. Балачагы, үсмер еллары шунда уза. Сугыштан соңгы авыр чорлар дип тормый егет, тырышлыгы, үҗәтлеге белән унынчы сыйныфны тәмамлый. 1966 елны Казан шәһәренә килеп, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Ләкин, данлыклы факультетның «горур» талибы булганчы әле, аңа шактый Лаеш шулпасын чөмерергә туры килә. Бөгелмә шәһәрендә нефтьче һөнәрен үзләштергән егетне Куйбышев өлкәсенә эшкә җибәрәләр.
Ике елдан аны Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә алалар һәм Рәфәт өч ел Германия Демократик Республикасында хезмәт итә. Монда ул ГДР га визит белән килгән КПСС Үзәк Комитетының Беренче секретары Никита Сергеевич Хрущев белән очраша, элеккеге 62 нче армиянең легендар командующие, Советлар Союзы маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое В. И. Чуйков белән аралашу бәхетенә дә ирешә.
Армиядән кайткан егеткә белемгә омтылыш тынгылык бирми. Ниһаять, санаулы студент еллары да артта кала — ул 1971 елда юрист дипломы белән Түбән Кама шәһәренә юнәлә. 40 елдан артык хокук сакчысы — адвокат булып эшли. Тырыш хезмәте өчен Россия адвокатлар палатасының Алтын медале белән бүләкләнә. Югарыда язылганча, һөнәре белән янәшә иҗатны да үзенә юлдаш итеп алган, алтынчы сыйныфтан шигырьләр язган Рәфәт, баштарак үзе өчен генә яза. Тора бара кайбер әсәрләре дөньяга да чыга.
Рәфәт Шәйдуллин иҗатында сөю һәм табигать лирикасы белән янәшә шактый гына усал шигырьләр дә очрый. Шуңа күрә ул язган мәсәлләрнең күбесе «Чаян» битләрендә урын алуы гаҗәп түгел. Үзенең «үткен телле» мәсәлләре белән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә аерылып торган Рәфәт Шәйдуллин 2000 елның гыйнварыннан 2003 елның мартына кадәр әдәби берләшмәне җитәкли.
Җиде китап, бик күп җыр текстлары авторы, аксакалларча төпле фикерле, зирәк акыллы Рәфәт ага Шәйдуллин шушы көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтә. Без каләмдәшләре аны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз һәм «Туган як» укучылары игътибарына аның ике шигырен тәкъдим итәбез.
Каламын картлыгымда
Картлыгымны алмаштырмыйм,
Бирсәләр хәтта тәхет.
Яшьлектә яшендәй яшьнәп,
Картаю — ул зур бәхет.
Күрдем. Җирнең кешеләре
Галәмнәргә бәйләнде.
Мин утырткан зифа таллар
Өянкегә әйләнде.
Күрдем. Кар сулары агып,
Елгаларның тулганын.
Үзем язган шигырьләрдән
Моңлы җырлар туганын.
Оныкларым мең куаныч,
Йөзләгән шатлыгым да.
Бернигә дә алыштырмыйм
Каламын картлыгымда.
Бөтен нәрсә хатын-кыздан
Бөтен нәрсә хатын-кыздан,
Яхшысы да, яманы да.
Алар гына алып чыга,
Бәхет, хәсрәт аланына.
Бөтен нәрсә хатын-кыздан,
Янып сөю, ләззәте дә.
Шулар безне алып керә
Тәмугка, я җәннәтенә.
Бөтен нәрсә хатын-кыздан,
Нәселләрнең иминлеге.
Гаиләдәге тыныч тормыш,
Балаларның иминлеге.
Бөтен нәрсә хатын-кыздан,
Затлы кием, ямаулык та.
Күп фикерем ачык кала,
Куеп тормыйм әле нокта.
Рәсимә Нәбиуллина, «Кама таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев