Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшьләрнең гаилә корырга ашыкмавы сәбәпләрен аңлаттылар

Бу хакта Зилә Вәлиева сөйләде.


Яшьләр гаилә корырга теләмәүнең төп сәбәбе — кыйммәтләр кризисы. Мондый фикерне ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белдерде, дип яза «Татар-информ».

Бу акча мәсьәләсе түгел, бу кыйммәтләр мәсьәләсе. Яшьләр белән бу хакта сөйләшкәндә, алар безгә: «Менә сез гаилә дисез, без башта мөнәсәбәтләр корабыз, аннары гаилә», — ди. Монда идеологик авышлык күренеп тора», — диде Вәлиева.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы башлыгы фикеренчә, үз гаиләсен тәэмин итү өчен студентлар өстәмә эш таба ала.

«Бүгенге көндә егет-кызларга акча эшләү өчен мөмкинлекләр аз түгел. Әгәр кеше ике курс тәмамлаган икән, ул акча эшләү юллары эзли ала, эшче куллар гел кирәк», — дип өстәде спикер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев