Ярдәмнән ташламыйбыз
Түбәнкамалылар, республикабызда яшәүчеләр белән берлектә, Донбасска гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнаштылар.
Бу ярдәм башкаларыннан бераз аерылып торды, дип әйтсәм дә була. Без бу сәфәрдә махсус хәрби операциядәге ирегетләребезгә генә түгел, ә төбәктә яшәүче күп газаплар кичергән җирле халыкка һәм балаларга да ярдәм кулы суздык. Мондый сәфәрләрне Алексей Кокурин җитәкчелегендәге «Үткәнгә сәяхәт» дип аталган Казан агентлыгының беренче мәртәбә генә уздыруы түгел.
Алар Россия буйлап тарихи фестивальләр оештыру белән шөгыльләнә. Ә Украинада махсус хәрби операция башлангач, Кокурин командасы актив рәвештә МХО зонасындагы ир-егетләрнең сораулары буенча гуманитар ярдәм җыеп алгы сызыкка илтеп тапшыру белән дә актив шөгыльләнә. Бу юлы хәрбиләр соравы буенча электрогенераторлары, окоплар һәм блиндажлар өчен 5 км пленка, шәхси посылкалар, маскировка челтәрләре һәм башка бик күп әйберләр алып бардык. Ә Донбасста яшәүче балалар белән безнең төркем җанлы аралашулар, очрашулар оештырды.
Шахтерск шәһәренең Мәдәният сараенда өч көн дәвамында, иртәнге 10 нан кичке алтыга кадәр, балалар тавышы тынып тормады. Алар өчен анда осталык дәресләре үткәрелде. Теләгәннәргә рәсем ясарга, йолдызларны өйрәнергә һәм астролябия белән танышырга мөмкинлек булды. Осталык дәресләре үткәрүдә Түбән Кама педагоглары актив катнашты. Туризм һәм экскурсияләр станциясенең «Черный единорог» клубы җитәкчесе Җәлил Газизов балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә ювелир эше белән таныштырды. Бу шөгыль балаларга шулкадәр ошады ки, хәтта әзерләп алып килгән чимал материалы җитмичә, яңадан кирәкле материаллар сатып алырга туры килде. Әмма нәтиҗә сөендерерлек булды, балалар үз куллары белән төрле бизәнү әйберләре, алкалар, беләзекләр ясарга өйрәнде.
Икенче осталык дәресендә мин йолдызлар, вакытны исәпләү өчен борынгы прибор — астролябия белән таныштырдым. Дәресебез киң күңеллелек һәм әхлакый чисталык турында әңгәмә белән тәмамланды, чөнки үз башында тулы бер галәмне сыйдыра алган кеше күңелендә начар сүзләр, ямьсез уйлар калмаячак.
Шулай итеп, 4-6 апрель көннәрендә бездән балалар өзелеп тормады. 500 дән артык баланы кулдан ясаган ювелир эшләнмәләр белән сөендердек. Кайберләре хәтта көн саен килеп, нәрсәгә дә булса өйрәнеп китте. Татарстан волонтерларының 9 кешедән торган командасы төшке ашка һәм ялга да туктамыйча, җиң сызганып эшләде.
«Үткәнгә сәяхәт» Татарстан җыелма командасының атналык гуманитар миссиясе уңышлы үтте — без Донбасс балаларына һәм хәрбиләргә шатлык һәм елмаюлар бүләк иттек.
Фәнис Кадыйров
Фотода: язма авторы Ф. Кадыйров балалар белән шөгыльләнә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев