Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Яратып укыйбыз»

Редакциядә эшләүчеләргә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

«Берегиня» клубы пенсионерлары, менә инде өченче ел — 2022 елның икенче яртыеллыгыннан алып, бүгенге көнгә кадәр, туган телебездә чыга торган бердәнбер «Туган як» газетасын бергәләшеп яратып укыйбыз. Хөрмәткә лаеклы иганәчеләр Рөстәм Ямалиев, Гамил Әсхәдуллин, Илһам Булатов ярдәме белән ул безнең җыела торган урынга бушлай китерелә. Бу татар җанлы мәрхәмәтле кешеләргә олы рәхмәтлебез! Һәр җомга көнне безнен өлкәннәр аралаша торган Кызыл Чишмә бистәсе «Мирас» мәдәният йортына 15 данә «Туган як» газетасы килә. Редакциядә эшләүчеләргә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Безнең «Берегиня» клубына төрле милләт вәкилләре йөри. Күбесе татарлар һәм руслар, билгеле. Газета килгән көнне пенсионерлар, күп вакыт, мәкаләләрне күмәкләшеп укый, газетаны өйләренә алып кайтып, гаиләләре белән бергә укучылар да байтак. 

Үзебезнең кичәләребездә «Туган як» газетасында басылып чыга торган шәһәр һәм район яңалыклары, җирле шагыйрьләрнең шигырьләре, кызыклы язмалар турында фикер алышабыз. Әдәби иҗатчыларны кичәләребезгә дә чакырып торабыз. 

Туган тел һәрберебез өчен кадерле, газиз! Тел — тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Туган телне белү кирәк, чөнки туган телдә һәрберебезнең әби-бабалары, әти-әниләре сөйләшкән һәм сөйләшә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше иленең тарихын аңлый ала. Сүз уңаеннан, безнең гаилә озак еллар татарлар арасында тормасак та, татар телен онытмадык. Түбән Камада яшәвебезгә дә 15 ел, шул чорда татар телендә чыга торган «Туган як» газетасына даими язылабыз, теләп укыйбыз. Без — аның тугрылыклы укучылары. Безгә бу газетада барлык рубрикалар да ошый. 

Шунысы гына кызганыч, атнага бер тапкыр гына чыга. Күп мәгълүматны инде ишеткән яки телевидениедән караган булабыз. Газетада шәһәрдә үткәреләсе чаралар турында бер колонка мәгълүмат булса яхшы булыр иде.

Земфира Рәхимова, «Берегиня» клубы житәкчесе
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев