Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ял көннәрендә Татарстанда +22 градуска кадәр җылыта

Яңгырлар дәвам итәчәк.

Татарстан синоптиклары ял көннәренә җылы һава торышы фаразлый, шул ук вакытта яңгырлар дәвам итәчәк.

Җомга көнне, 8 сентябрьдә, көндез +12..+17 градус көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак.

Ял көннәрендә болытлы һава торышы көтелә, урыны белән явым-төшемнәр узачак. Шимбә көнне көндезге температура +17..+22 градуска кадәр күтәреләчәк, якшәмбе көнне +15..+20 градуска кадәр.

ТР Гидрометеоүзәге фаразлавынча, киләсе атна башында, 11 һәм 12 сентябрьдә, һава торышының циклон характеры сакланачак. Шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм төньяктан җил фаразлана. Көндез +14..+19 градус булачак, уртача тәүлеклек һава температурасы нормага якынлаша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев