Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һава торышы җылы булу сәбәпле, Татарстанда талпаннар сезоны дәвам итә

Татарстанлылар талпан кадалу сәбәпле табибларга мөрәҗәгать итүен дәвам итә.

Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде, дип яза агентлык хәбәрчесе Эвелина Киселёва.

«Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда талпан кадалу очраклары саны 12 процентка диярлек арткан», — дип билгеләде спикер.

Ул шулай ук талпаннарның активлык сезоны әлегә тәмамланмавын, талпан кадалу куркынычы әле һаман да бар, чөнки һава торышы коры һәм җылы булып кала бирә, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә табигатькә чыкканда профилактик чаралар күрүне дәвам итәргә кирәк. Профилактик чара буларак тәнне каплый торган кием һәм аяк киеме кияргә, һәр 10-15 минут саен үз-үзеңне, бер-береңне карап тикшереп торырга һәм репеллентлар кулланырга киңәш ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев