Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Гаилә» паркында ревизия: белгечләр модернизация алдыннан агачларның торышын бәяли

Түбән Каманың «Гаилә» үзәк паркында территорияне яңарту алдыннан агачларның торышын бәяләү буенча чаралар башланды.

Администрациянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аны «Түбән Кама урман хуҗалыгы» экспертлары район башкарма комитетының хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге вәкилләре белән берлектә үткәрә.

Белгечләр беренче этапта паркның телеүзәк янындагы участогын тикшерде. Бу территориядә тирәкләр, усаклар күп, алар мондый токымнарга хас авырулар белән зарарланырга мөмкин. Моннан тыш, ауган яки куркыныч тудыручы агачлар булу-булмавын да тикшерделәр.

Ахыр чиктә паркта каеннар, юкәләр һәм наратлар мөмкин кадәр күбрәк сакланачак. Паркта агачларның гомуми саны элеккечә кала: киселгәннәр урынына яшь үсентеләр утыртылачак.

Түбән Кама районының хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге башлыгы Ольга Чернышева сүзләренә караганда, сәламәт агачларны гына саклап калу һәм паркның яшел фондын әкренләп яңартуга өстенлек бирелә.

Ул шулай ук Вахитов проспекты буенча трамвай линиясе буйлап утыртылган һәм күчереп утырту өчен яраклы яшь агачларның парк территориясенә күчереләчәген хәбәр итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев