Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гаилә — бәхет бакчасы

Гаилә ул — тирә-якка җылы биреп торучы учак кебек. Ут янына җылынырга җыелган кебек, гаилә дә безне җыеп, җылытып тора.

Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге ир-ат — әти кеше. Ә әни гаилә учагы җылысын саклаучы. Ул үзенең күңел җылысын балаларына, якыннарына багышлый. Бары мәхәббәт, тынычлык һәм татулык идарә иткән гаиләдә генә бәхетле балалар үсә. 

Әле шушы көннәрдә генә «Апуш» Үзәк балалар китапханәсендә "Гаилә елы«на багышланган матур һәм мавыктыргыч чара узды. Анда үз халкыбызның гаилә традицияләрен, мәдәни мирасын һәм гореф-гадәтләрен саклауның мөһим мәсьәләләре күтәрелде. 

Китапханәбезгә килгән укучылар мавыктыргыч уеннарда катнашып, сандыктагы борынгы хәзинәләрне өйрәнделәр. Ә осталык дәресләрендә исә үзләренең нәсел агачын — шәҗәрә ясадылар, әти-әниләренең, әби-бабайларының исемнәрен язып, үзенчәлекле гаилә агачын булдырдылар. 

Мондый очрашулар нәсел тамырларыбызны искә төшерергә, ата-бабаларыбыз белән элемтәне сакларга һәм яшәешебезне матуррак, яктырак һәм җылырак итәргә булыша. 

Гүзәл Гыйләҗева, «Апуш» Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев