Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искә төшерде

Машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанцияне сакларга киңәш ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе татарстанлыларга шторм кисәтүе вакытында иминлек чаралары турында искә төшерде.

Машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанцияне сакларга, шулай ук кискен маневрлар ясамаска, кинәт тормозга басмаска кирәк.

Машинаны агачлардан, баганалардан, реклама щитларыннан, электр линияләреннән ераграк куярга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә реклама щитларыннан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән, шулай ук машина йөри торган юлдан ераграк торырга кирәк.

Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга ярамый, чөнки түбә материаллары төшүе ихтимал.

22 һәм 23 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көньяк, көньяк-көнбатыштан көчле җил, тизлеге секундына 15-20 метрга, 22 ноябрьдә 02-23 сәгатьләрдә урыны белән аның тизлеге 25 метрга кадәр фаразлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев