Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшләүче пенсионерлар декабрьдә арттырылган пенсия алачак

Бу хакта Россия Социаль фонды башлыгы хәбәр итте.

Эшләүче пенсионерлар декабрьдә арттырылган пенсия алачак. Бу хакта Россия Социаль фонды башлыгы Сергей Чирков хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Социаль фонд киләсе елның гыйнварыннан эшләүче гражданнар өчен пенсияләрне индексацияләүне яңарта. Әмма Яңа ел бәйрәмнәре сәбәпле, кайбер россиялеләргә гыйнварда тиешле пенсияләрне декабрьдә күчерәчәкләр.

«12 гыйнварга кадәр пенсия алучыларга түләүләр декабрь азагында башкарылачак. Башка көннәрдә пенсия алучы гражданнарга акча 2025 елның гыйнвар аеның тиешле даталарында түләнәчәк», — диде Чирков, аның сүзләрен «Парламентская газета» китерә.

Хәбәр ителгәнчә, киләсе елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 24 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев