Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эмир Кустурица Татарстанда яшәүчеләрне фестивальгә чакырды

Видео аша юллаган мөрәҗәгатен ул рус телендә яздырган.

Серб режиссеры һәм музыканты Эмир Кустурица барлык теләүчеләрне «Алабугада җәйге кичләр» музыкаль фестиваленә чакырды. Бу хакта «Татар-информ» Республика мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Видеомөрәҗәгатьтә ул тамашачыларны Шишкин буаларына чакыра. Анда ул үзенең No Smoking Orchestra коллективы белән чыгыш ясаячак.

Чара дүрт көн — 29 июньнән 2 июльгә кадәр узачак. Бу көнне бәйрәм кунаклары Татарстанның танылган коллективлары башкаруында классик музыка әсәрләрен ишетә алачак.

Әлеге фестиваль инде алтынчы ел рәттән Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәме белән үткәрелә. Узган ел аны 40 меңнән артык тамашачы карады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев