Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ел ахырында россиялеләргә унөченче пенсия түләнергә мөмкин

Бу хакта «Известия» яза.

Дәүләт Думасында декабрьдә картлык буенча иминият пенсиясе алучы барлык өлкән яшьтәге кешеләргә 13 нче пенсия түләргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Известия» «Гадел Россия — дөреслек өчен» фракциясе башлыгы Сергей Мироновның премьер-министр Михаил Мишустинга юллаган хатына сылтама белән яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«13 нче пенсияне түләү гомере буе илебез үсеше мәнфәгатьләрендә эшләгән затларга карата социаль гаделлекне торгызуга ярдәм итәчәк», — дип әйткән депутат.

Кичә Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Федерация Советындагы чыгышы вакытында Россия пенсионерларына 2025 елда инфляция дәрәҗәсенә түләүләрне индексацияләячәкләр, дип белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев