Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дуслык булса, тынычлык яшәр

2005 елдан 4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә.

Россиянең тарихында Октябрь бәйрәмен алыштырган бу бәйрәм, ил күләмендә үткәрелә торган иң зур бәйрәмнәрнең берсенә әйләнде. 

Безнең халык элек-электән үзара дус-тату, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгән. Нәкъ менә бердәм булу дошманнарны җиңеп чыгарга, авырлыкларга бирешмәскә ярдәм иткән. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышында төрле милләт, дин вәкилләре бердәм булып, илебезне фашист илбасарлары коллыгыннан йолып калган. Сугыштан соңгы авыр елларда да бердәм, дус булу җимерекләрне торгызырга, шактый кыска вакыт эчендә куәтле державага әйләнергә ярдәм иткән. 

Шушы бәйрәм уңаеннан шәһәребездә һәм районда шактый күп чаралар узды. Түбән Камада РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин башлангычы белән махсус хәрби операциядә катнашучылар, «Боевое братство» егетләре, Донбасс иреклеләре һәм волонтерлар ярдәме белән оештырылган «Аҗаган» хәрби-патриотик уены үтте. Уенда мәктәп укучыларының 10 командасы катнашты. Алар барлык сынауларны лаеклы үзып, чыдамлык һәм ныклык үрнәге күрсәттеләр. 

Сухрау авыл җирлегендә яшәүчеләр, җирлек башлыгы Ришат Галимов җитәкчелегендә, «Бердәм булганда — җиңелмәбез» дигән экологик акция үткәрделәр. Авылның активистлары җирлек территориясендә агачлар утыртып, туган як табигатен яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. 

Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Бердәмлектә — көч» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу кичәсе үтте. Чарада Россия халыкларына хас булган бердәмлекне һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен ныгыту әһәмияте ассызыкланды.

Һәм әлбәттә, махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребез дә игътибардан читтә калмады. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан аларга тагын 22 тонна йөк озатылды. Хәрбиләргә түбәнкамалылар ярдәмендә төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, эвакуация арбалары, запас частьләр, медикаментлар һәм өй ризыклары җибәрелде. Сүз уңаеннен, МХО да булган якташларыбызга ярдәм җыю туктап тормый. Теләгән шәһәрдәшләребез җыю пунктларына килә ала. Булышырга матди мөмкинлегем юк дип кайгырмагыз, волонтерларга ярдәмчеләр һәрвакыт кирәк. Ярдәм җыю пунктлары Түбән Камада: Химиклар, 72 Б; Студентлар, 9; Студентлар, 13; Лесная, 55; Көньяк, 5А адреслары буенча урнашкан. Авылларда яшәүчеләрнең үзләрендә җыю пунктлары оештырылган. 

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Түбән Кама телебашнясында бердәмлек һәм татулык көчен чагылдырган якты иллюминация балкыды. Бу бәйрәмгә тагын бер матур төсмер бирде. 

Илебез тарихын барлап, үткәнгә хөрмәт, киләчәккә ышаныч белән яшәргә язсын. Һәркайсыбызның күңелендә башкаларга карата игелек, яхшылык хөкем сөрсен. Барыбыз бердәм булып, үзара хөрмәт, ихтирам белән караганда киләчәгебез тыныч һәм матур булыр. Гел шулай дус, тату яшәргә язсын! 

Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев