Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дума хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы закон проектын кабул итте

Закон проектын парламентның түбән палатасына РФ Хөкүмәте керткән иде.

РФ Дәүләт Думасы депутатлары киләсе елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) аена 22 440 сумга арттыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте, дип яза «Татар-информ».

Закон проектын парламентның түбән палатасына РФ Хөкүмәте керткән иде.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, документ хезмәткә түләүнең минималь күләмен алгарышлы темплар белән арттыру буенча РФ Президенты Владимир Путин куйган бурычларны гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән.

Элегрәк Думаның социаль сәясәт комитеты әлеге закон проектын кабул итү тәкъдимен җиткергән иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев