Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Депутатлар мәктәп укучыларының ата-аналарына 1 сентябрьгә түләүләр билгеләргә тәкъдим итте

Закон проекты 2024 елның 13 августында теркәлгән.

ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутатлары уку елы башлануга бәйле рәвештә укучыларның ата-аналары өчен түләүләр билгеләүне күздә тоткан закон проектын әзерләде.

Документ авторлары гаиләдә 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр укучыга ел саен тулаем Россия Федерациясе буенча яшәү минимумына тигез сумма түләргә тәкъдим итә.

Моннан тыш, закон проекты буенча, әлеге түләүләр төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы инвалидларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә 23 яшькә кадәр биреләчәк.

Депутатлар фикеренчә, ата-аналар 1 ноябрьгә кадәр түләүләр алуга гариза язарга тиеш булачак.

Мондый түләүнең кирәклеген закон проекты авторлары 1 сентябрь алдыннан ата-аналарның зур финанс чыгымнары белән аңлата.

«Баланы мәктәпкә җыю — ата-аналар өчен бик катлаулы бурыч, чөнки кирәкле әйберләрне сатып алу бик кыйммәткә төшә. Мәктәп формасы, аяк киеме, канцелярия, портфельләр бәясе шактый югары. Барлык кирәкле мәктәп кирәк-яракларын җыю гаилә бюджеты өчен кыенга төшә, бигрәк тә гаиләдә мәктәп яшендәге берничә бала булса», — диелә аңлатма язуында.

Закон проекты 2024 елның 13 августында теркәлгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев