Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакы күләмен арттыру турындагы законны хуплады

Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Кичә Дәүләт Думасы 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен 19 мең 242 сумга кадәр арттыру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта Федераль Җыенның түбән палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«<...>минималь хезмәт хакы күләме 2024 елның 1 гыйнварыннан 19 242 сум күләмендә билгеләнә (үсеш 18,5 процент)», — диелә законга аңлатма язуында.

«2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын 18,5 процентка арттыруны Россия Президенты Владимир Путин йөкләде <>. Бу йөкләмәне тормышка ашыру нәтиҗәсендә 4,8 млн кешенең хезмәт хакы артачак», — дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин закон проектын беренче укылышта карау белән бәйле рәвештә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев